Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.08.2016

Җырчы Алсуның улы Рафаэль туды

 Җырчы Алсу өченче тапкыр әни булды. Ул, баласын табу өчен, июль азагында ук Израильгә киткән иде. Кызы Миккеланы да (аңа 8 яшь) җырчы Израильдә тапкан иде.Җырчы Алсуның улы Рафаэль туды

Бу яңалыкны Алсуның дусты – Андрей Цветков хәбәр итә.

"Өченче балаң һәм беренче улың тууы белән тәбрик итәм!!! Үзең өчен дә, ирең өчен дә бик шат, котлыйм!! Бәхетле, сәламәт булсын. Һәм әти-әниләрендәге иң яхшы сыйфатларны гына алсын!! Ура.” – дип язган Андрей Цветков социаль челтәрдәге аккаунтында.

Алсу улын Рафаэль дип атарга булган. Бу очраклы түгел – Алсуның иренең әтисенең дә исеме шундый ук.

"Безнең гаиләгә хуш киләсең, безнең бәләкәй могҗизабыз Рафаэль. Синең исемең безнең гаиләдә аерым үзенчәлеккә ия. Син бу исемне горурланып һәм мәртәбә белән йөртерсең дип ышанам. Барыгызга да җылы сүзләр һәм теләкләр өчен рәхмәт. Welcome to this world our baby Rafael Abramov Junior❤❤❤" – дип язган Алсу үзенең микроблогында. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20