Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
19.04.2019

Җырчы Илназ Гариповка тәкъдим ясаганнар

Җырчы Илназ Гарипов 11 апрель үзенең бишенче концертын куйды. Әлеге концертта Илназга тәкъдим ясадылар. Бу хакта тулырак әлеге язмада.

Илназ үзенең чираттагы җырын тәмамлагач, сәхнәгә аның җанатары менде. Кулында торт белән плакат иде. Туташ Илназның микрофонын алып, сөйли башлады.

«Син дә Арчадан, мин дә Арчадан», — ди туташ. Әлеге сүзеннән соң алып баручыларның берсе: «Син дә өйләнмәгән», — дип төрттереп куйды. Ә кыз исә югалып калмады: «Мин дә кияүдә түгел…», — диде. Илназ ни әйтергә дә белмәде. Тамашачы да: «Әллә тәкъдим ясый», — инде дип уйлап куйды. Бу тарихның ничек беткәнен без Илназдан сорадык.

Илназ әйтүенчә, алар әлеге кыз белән аралашмыйлар. «Шуны гына әйтә алам: тугры җанатарлар булгач, күбрәк эшлисе килә!».

Баксаң, кыз Илназның бер концертын да калдырмый икән. Плакатта исә аларның бергә төшкән фотолары иде. Без сезгә видео тәкъдим итәбез.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс