Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2017

Җырчы Салават белән “Ком сәгате” үзенең яңа сезонын ача

Чираттагы яңа сезон чыгарылышларын «Ком сәгате» тапшыруы Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов белән бергә башлап җибәрә. Җырчының шәхси сыйфатларын ачу һәм иҗаты белән кызыксынуда гына тукталып калмыйча, тапшыру моңарчы телевидение экраннары аша ишетелмәгән яңалыкларны тамашачыга җиткерергә өметләнә.

Күптән оешкан гадәт буенча, җырчы Салават Фәтхетдинов концертлары август ае башында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә уза. Быел аның иҗат концерты 29 нчы сезонын түгәрәкли. Сораулар җырчының концертларына кагылырмы, әллә әңгәмә башка борылыш алырмы? Җавапларны тапшыру барышында ишетә аласыз.

Исегезгә төшерәбез, «Ком сәгате» тапшыруы «алтын интервью» жанры форматында иҗат итә һәм киң җәмәгатьчелектә сораулар уяткан темаларга әңгәмә оештыра. Программаның геройлары — сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният, сәнгать, фән һәм спорт әһелләре. Әңгәмә узган атнаның актуаль вакыйгаларына да, берүк вакытта әңгәмәдәшнең шәхси сыйфатларын ачуга да корылырга мөмкин.

Сорауларга җавапны якшәмбе, 6 нчы август, 15:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында Салават Фәтхетдинов белән «Ком сәгате» тапшыруын карагач белерсез.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!