Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
14.09.2017

Җырчылар белән биючеләр бергә “Җырлыйк әле” сәхнәсендә очраша

Шимбә “Җырлыйк әле” тапшыруында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары катнаша. Бәйрәм чарасы ансамбльгә 80 яшь тулуга багышланган.

Узган атнаның “Җырлыйк әле” тапшыруында ансамбльне зур бәйрәме белән котлау башланган иде инде, ә бу атнада Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары җыр сәхнәсендә үз көчләрен сынауны дәвам итәләр. Соңгы чыгарылышта үзләренең җыр-моң дәрьясын тамашачыга ансамбль солистлары – Татарстанның атказанган артистлары Рамил Миңнегалиев, Илнур Нуриев һәм Диләрә Палатовалар җиткерде. Киләсе “Җырлыйк әле” тапшыруында зур бәйрәм уңаеннан бу юлы ансамбльнең кайсы солистлары катнашыр?

Моны сез шимбә, 16 нчы сентябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында халыкчан “Җырлыйк әле” тапшыруын карап белә аласыз. Халыкчан тапшыру, гадәттәгечә,  20:30 сәгатьтә башлана. Әйдә, җырлыйк әле!



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций