Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.09.2017

Җырчылар чын осталыкларын “I am a singer” сәхнәсендә сыный

Якшәмбе, 1 нче октябрь, «Яңа Гасыр» каналы популяр «I am singer» шоу-бәйгесе чыгарылышларын күрсәтүне дәвам итә. Быел ерак бәйгедә Татарстан вәкилләре дә катнаша, шулар арасында татар эстрадасының популяр җырчысы Зәринә Хәсәншина да бар.

«I am a singer» инглизчәдән «мин — җырчы» дигәнне аңлата. Бәйге Рәсәй күләмендә уздырыла торган «Голос», SuperStar һәм X Factor шоу-тапшыруларына охшаган, шул ук вакытта шоу үзенең уникальлеге белән аерылып тора.

Вокал өлкәсендә җитди реалити-шоу булдыру уе беренче тапкыр Көньяк Кореядә пәйда була. Шоу-бәйге кореялеләр арасында зур уңыш казана башлагач, «I am a singer» бәйгесенең үз вариантын кытайлылар да булдыра. Гомумән, кытайлылар Кореядә уңыш казанган шоу-тапшыруларны үзләштерү эшен бик яраталар. Бу бәйге белән дә шул ук тарих кабатлана һәм Кытайда аңа, артык баш ватып тормастан, "Җырчы" — «Singer» исемен бирәләр. Бәйге зур уңыш белән турыдан-туры эфирда бөтен Кытайга трансляцияләнә һәм бераз гына соңга калу белән Гонконг һәм Тайваньдә экраннарга чыга.

Шоу бәйгенең «I`m a singer Kazakhstan» төрен күптән түгел үзендә Казахстан да булдырды. Шоуның Алма-Ата шәһәрендә уза торган яңа сезонында үз көчләрен Татарстан вәкилләре дә сынап карый.

Мондый грандиоз вакыйгадан «Яңа Гасыр» каналы читтә кала алмый. 24 нче сентябрьдә старт алган шоу-бәйгенең һәр чыгарылышын якшәмбе кичендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша карамыйча калмагыз. Популяр «I am a singer» шоу-бәйгесе «Яңа Гасыр» каналында 23:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера