Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
17.11.2017

Җырлар аның шигырьләрендә “Әдәби хәзинә” туплый

Шимбә «Әдәби хәзинә» тапшыруы күренекле татар язучысы Мәхмүт Хөсәеннең иҗатына багышлана. Әдипнең аерым шигъри әсәрләре күп кенә башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.

Язучының Бөек Ватан сугышы чорында патриотик эчтәлекле күп кенә шигырьләре фронт газеталарында урын ала. Яшь шагыйрьнең беренче шигъри тупланмасы Бөек Җиңү яулаган елны Ленинград хәрби нәшриятында дөнья күрә.

Сугыштан соңгы елларда Мәхмүт Хөсәеннең иҗат активлыгы елдан-ел арта бара: бер-бер артлы шигырь җыентыклары, поэмалар һәм очерк-китаплар басылып чыга. Мәхмүт Хөсәен сүзләренә татар, башкорт һәм казакъ композиторлары, яшь һәм үзешчән музыкантлар тарафыннан ике йөз илледән артык җыр язылган. Шуларның вакыт һәм заман сынавын үтеп, халык арасында киң таралганнары «Толымнарың» исемле музыкаль җыентыкка һәм «Әнием миләше» дигән китапка тупланган.

Иң яхшы җырларга уздырылган конкурсларда, яшьләр фестивальләрендә ул берничә мәртәбә лауреат исеменә лаек була. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре украин, үзбәк, литва, таҗик, кыргыз, удмурт, мари, чуваш, каракалпак һәм монгол телләрендә басылып чыккан. Мәхмүт Хөсәеннең үзе исән чагында ук кырыкка якын китабы дөнья күрде. Язучы 1973 нче елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Мәхмүт Хөсәен 1993 нче елның 15 нче мартында вафат булды. Язучы Дәрвишләр зиратында соңгы сыену урынын тапты.

Шимбә, 18 нче ноябрь, «Әдәби хәзинә» тапшыруын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 16:30 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин