Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2017

«Җырлы – моңлы балачак-2017» телевизион фестиваленең гала-концерты якынлаша

1 нче июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы «Җырлы — моңлы балачак-2017» телевизион фестиваленең гала-концертын тәкъдим итә.

Быел 8 нче тапкыр «Җырлы-моңлы балачак» бәйгесе яшь башкаручыларны бергә җыя. 8 ел эчендә моңлы сандугачлар татар халык җырларын тамашачыга яңгыратты. Быелгы лауреатлар арасында 14 яше тулган җырчылар да бар. «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар бәйгесе нигезендә узган «Җырлы — моңлы балачак» телевизион фестиваленең гала-концерты иң яшь катнашучыларны да үзенә туплый. «Җырлы-моңлы балачак» фестиваленең иң кечкенә йолдызлары 4 — 5 яшьлек сабыйлар.

Безнең фестивальдә барлыгы 1000 нән артык бала катнашты. Ә кайбер катнашучылар елдан-ел остарып һәм шомарып килә. Аларны фестиваль белән бергә үсәләр дияргә мөмкин.

Нигә сөйләп торырга, 1 нче июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә 15:50 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Җырлы — моңлы балачак» телевизион фестиваленең гала-концертын карамыйча калмагыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин