Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2017

“Җырлыйк әле” Ураза бәйрәме уңаеннан мөнәҗәт әйтүчеләрне үзенә җыя

Шимбә, 24 нче июнь, «Җырлыйк әле» тапшыруында Ураза бәйрәме уңаеннан танылган мөнәҗәт әйтүчеләр катнаша.

Билгеле мөнәҗәтчеләр арасында киң тамашачыга күптәннән таныш Ильяс Халиков, яшь җырчы Динар Шәймәрданов, яки «Голос. Дети» проекты катнашучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова кебек кызыклы исемнәр дә бар. Тапшыру барышында игътибарга лаек «Болгар кызлары» төркеменең өч яңа кызлары белән якыннан танышып үтәрсез.

Кунаклар арасында атказанган мөнәҗәтче исеменә лаек Миңгол Галиев һәм Зөһрә Сәхәбиева да бар. Алар яшь мөнәҗәтчеләргә үз киңәшләрен бирделәр, ә соңыннан үзләре дә хозур мөнәҗәтләр башкаруга күчтеләр.

Шимбә кичендә 20:30 сәгатьтә Ураза бәйрәме уңаеннан оештырылган «Җырлыйк әле» тапшыруының махсус бәйрәм чыгарылышын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карамыйча калмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера