Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
17.04.2017

"Җырлы-моңлы балачак” телевизион фестиваленең IV этабы башлана

Игьтибар! «Җырлы-моңлы балачак» бәйгесе катнашучылары сезне җырларга чакыра. 17 нче апрельдан фестивальнең телевизион туры старт ала! Иң моңлы сандугачлар, иң оста җырчы балалар бер сәхнәдә! Иң тугъры тамашачы экран каршында. Дүшәмбедән алып пәнҗешәмбегә кадәр 15:40 сәгатьтә «Яңа Гасыр» каналында «Җырлы-моңлы балачак» фестивале.

Әйе, әйе, 17 нче апрельдән «Яңа Гасыр» телеканалында «Җырлы-моңлы балачак» телевизион фестиваленең IV этабы башланып китә. Шул көннән башлап атнага дүрт тапкыр 15:40 сәгатьтә сез икенче турны узган балаларның чыгышын карый аласыз (өченче турда катнашучыларның видеоязмалары каралды).

Балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Сәхәбетдинова сүзләренә караганда, мондый фестиваль үткәрүнең төп максаты талантлы һәм сәләтле балаларны табу гына түгел, ә шулай ук аларның иҗади мөмкинлекләрен ачуга булышлык күрсәтү дә. «Безнең телефестивальнең төп максаты һәм мөһим бурычы булып, әлбәттә, татар халык һәм эстрада җырларын башкаручыларга ярдәм күрсәтү тора. Шулай ук без яшь талантлар һәм аларның иҗади мөмкинлекләре үсешенә уңай шартлар тудыруга хезмәт итәбез. Татар халык көйләре традицияләренә яшь башкаручыларны җәлеп итү безнең төп бурычыбыз,» — дип билгеләде Рамилә Сәхәбетдинова.

Конкурска төп нәтиҗә җәйнең беренче көнендә ясалыр дип көтелә. 1 нче июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә конкурс җиңүчеләре катнашында зур гала-концерт уздырыла һәм лауреатларга бүләкләр тапшырыла.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!