Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.12.2015

“Ышаныч һәм иминлек” XIII Республика конкурсы

“Ышаныч һәм иминлек” XIII Республика конкурсы җиңүчеләре арасында – “Татар-информ” МА вәкиле ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында

 уздырылган “Ышаныч һәм иминлек”/“Доверие и безопасность” XIII Республика конкурсына йомгак ясалды. Идарәдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе, әлеге конкурсның жюри рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе җитәкчесе Ислам Галләмов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин, республиканың әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре һ.б. рәсми затлар катнашты.

Искәртеп үтик: “Ышаныч һәм иминлек” республика конкурсы ел саен ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе, ТР Журналистлар берлеге, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе тарафыннан оештырыла. Аның төп максаты – юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә киң җәмәгатчелекнең игътибарын җәлеп итү, телевидение, радио, басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючы журналистларның югарыда телгә алынган мәсьәләләргә багышланган иң яхшы эшләрен ачыклау һәм билгеләп үтү.

Быел конкурс 6 номинациядә үткәрелде: “Балаларга – имин юллар” (юлларда балаларның имгәнү очракларын профилактикалауга юнәлтелгән материаллар), “Юлларның көндәлек тормышы” (юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе буенча хәбәри материаллар), “Юл сагында” (ТР Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлеге турында махсус теле- һәм радиорепортажлар, аналитик материаллар), “Социаль реклама” (юл хәрәкәтендә катнашучыларның хокукый үзаңын күтәрүгә юнәлтелгән аудио- һәм видеороликлар, тышкы социаль реклама баннерлары макетлары), “Юл хәрәкәте кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре” (теле- һәм радиопрограммалар һәм басма матбугат рубрикалары), “Иң яхшы район (шәһәр) газетасы” (юл хәрәкәте иминлеген иң тулы яктырткан басма матбугат чаралары).

Римма Ратникова тантана кунакларын сәламләп, “Ышаныч һәм иминлек” конкурсының республикада традиционга әверелүен һәм журналистлар аеруча теләп катнаша торган конкурсларның берсе булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, журналистларның әлеге бәйгегә кызыксынуы кимеми. “Юл хәрәкәте катнашучылары арткан саен, юллардагы иминлек көн кадагындагы мәсьәләгә әверелә. Халыкның хокукый белеме, юлларда балаларның имгәнү, җәрәхәтләнү очраклары – боларның барысы турында да телевидение, радио, газета-журналлар, интернет аша мәгълүмат җиткерү зарур. ЮХИДИ хезмәткәрләренең уңай имиджын булдыру да бик мөһим. Бүген, бер яктан, автомобиль йөртүчеләренең югары культурага ия булуы, икенче яктан, аларга юлларда очраучы ЮХИДИ инспекторларының үз эшләренең осталары булуы шарт. Бу уңайдан журналистика, массакүләм мәгълүмат чаралары күп нәрсә эшләргә сәләтле, гаять зур көчкә ия”,– дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова билгеләп узганча, халыкның күпчелеге юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә кагылышлы мәгълүмат белән нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чараларыннан таныша. Шуңа бәйле рәвештә, журналистларның системалы, максатчан эше, теманы сыйфатлы ачуы халыкның хокукый үзаңын күтәрүгә турыдан-туры йогынты ясый, диде ул.

Быел конкурска тәкъдим ителгән материаллар саны 300дән артып киткән. Аларны составына республиканың әйдәп баручы ММЧ вәкилләре кергән компетентлы жюри бәяләгән.

Аерым алганда, “Балаларга – имин юллар” номинациясендә III урынга Наталья Панина (“Рен-ТВ”, Бөгелмә), Марсель Шәйдуллин (“Луч” телекомпаниясе, Әлмәт), Әлфия Мөхәммәтова (“Актаныш” радиосы), Владимир Столяров (“Особый менталитет” газетасы, Казан), II урынга Илья Таһиров (“ТНВ”, Казан), Камилә Шаһабиева (“Болгар” радиосы, Казан), Ләлә Зәйнуллина (“Сабантуй” журналы, Казан), I урынга Эльмира Исмәгыйлева (“Татарстан” ДТРК, Казан), Рәзин Нуруллин (“Татарстан” радиосы, Казан), Светлана Григоренко (“Республика Татарстан” газетасы, Казан) лаек булды.

“Юл сагында” номинациясендә III урын Ольга Лавровага (“Эфир” телекомпаниясе, Казан), Әлфия Мөхәммәтовага (“Актаныш” радиосы), Светлана Григоренкога (“Республика Татарстан” газетасы) бирелде. Диләрә Йосыпова (“Казан” телерадиокомпаниясе), Алсу Җиһаншина (“Теләче” радиосы), Рәдифә Ногманова (“Әлмәт таңнары” газетасы), – II урын. Полина Лисина (“Татарстан” ДТРК, Казан), Люция Шәрәфиева (“Болгар” радиосы, Казан), Сөембикә Кашапова (“Мәдәни җомга” газетасы) бу номинациядә иң-иңнәре дип табылды.

“Юл хәрәкәте кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре” номинациясе җиңүчеләре түбәндәгеләр: III урын – Марсель Шәйдуллин (“Луч” телекомпаниясе, Әлмәт), Айгөл Әхмәтшина ( “Нократ дулкыннары” радиосы, Мамадыш), Илсөя Гәрәева (“Казанские ведомости” газетасы), II урын – Роман Раков (“Яшел Үзән” телерадиокомпаниясе), Дамир Хаҗиев (“Нур” балалар радиостанциясе, Арча), Ирина Новикова (“Зеленодольская правда” газетасы), I урын – Юлия Зыкова (“Алиен” студиясе, Казан), Йолдыз Крепостина (“Татарстан” радиосы), Фәнил Мәүлетов (“Саба таңнары” газетасы).

“Социаль реклама” номинациясендә III урынга Галина Фатыйхова (“Домашний” телерадиокомпаниясе, Алабуга), Рафилә Шәмсетдинова (“Теләче” радиосы), II урынга Эльмира Миңнекәева ( “Нократ дулкыннары” радиосы, Мамадыш), Ләйлә Хафизова (КФУ), I урынга Наталья Марковец (“Русское радио – регион”, Бөгелмә), Зөһрә Габдрәупова (“ХимRussia” компанияләр төркеме) лаек дип табылды.

“Иң яхшы район (шәһәр) газетасы” номинациясендә III урын “Сарман” газетасы редакциясенә бирелде. “Зәй офыклары” газетасы редакциясе – II урында. Бу номинациядә төп җиңүче дип “Бугульминская газета” редакциясе табылды.

“Юлларның көндәлек тормышы” номинациясендә III урын Илья Таһировка (“ТНВ”, Казан), Наталья Марковецка (“Русское радио – регион”, Бөгелмә), Лидия Кирьяновага (“Комсомольская правда” газетасы, Казан), Дамир Бәдриевкә (“Шәһри Казан” газетасы) тәтеде. Шуны да билгеләп үтик: әлеге номинациядә II урынга “Татар-информ” агентлыгының татар телендәге мәгълүмат редакциясе корреспонденты Ләйсән Исхакова да лаек булды. II урын шулай ук Финзия Газизова (“ТНВ”, Казан) һәм Камилә Шаһабиевага (“Болгар” радиосы, Казан) бирелде. Эльмира Исмәгыйлева (“Татарстан” ДТРК), Айсылу Мәрданова (“Татарстан” радиосы), Дмитрий Пекунов (“Stop-газета” газетасы) бу номинациядә иң яхшылары дип табылды.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов тантанада катнашучыларны сәламләп, минем шундый гыйбарә бар: “Теләсә кайсы журналисттан юл-патруль хезмәте инспекторын ясарга була, әмма юл-патруль хезмәте инспекторыннан журналист ясап булмый, – дип билгеләп үтте. – Һәр журналист йөзләгән инспекторны алмаштыра. ЮХИДИ идарәсе җитәкчелегендә эшләү дәверендә әлеге гыйбарә һәрчак расланып килә. Сезнең каләмегез үткен, сыйфатлы, профилактик көчкә ия. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез. Сез безнең командада. Без сезнең белән бергә өйрәнәбез. Киләчәктә дә республикабыз халкын дөрес мәгълүматлаштыру юнәлешендә эш дәвам итәр дип уйлыйм. Уңышлар сезгә!” – диде ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт баш инспекторы һәм уртак эшчәнлекнең дәвамлы булачагына өмет баглады.

Җиңүчеләргә һәм лауреатларга диплом һәм гөлләмә белән акчалата бүләк тә тапшырылды. Үз номинацияләрендә җиңүчеләр конкурс сыны белән дә бүләкләнде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20