Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2017

Юбилей сезонында "Ак Барс" командасының тәүге уенын "Яңа Гасыр" телеканалы трансляцияли

Хоккей сезоны моннан берничә көн элек үк ачылып китсә дә, Казанның "Ак Барс" хоккей клубы юбилей - X сезон Континенталь Хоккей Лигасы чемпионатын иртәгә, 24 нче августта, үз бозында Кытайның «Куньлунь Ред Стар» командасына каршы уен белән башлап җибәрә. Юбилей сезонының тәүге очрашуыннан "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы турыдан-туры трансляция әзерли. Уенның трансляциясе Казанның "Татнефть Арена" боз сараеннан алып барыла.

Ерак Пекин шәһәреннән килгән кунаклар быел КХЛ чемпионатында нибары икенче сезоннарын гына уздыралар. Шулай булса да, алар беренче сезонда ук "Көнчыгыш" конференциясенең плей-офф уеннарына булган соңгы юлламасын алуга ирештеләр һәм, шул рәвешле, үзләре алдына куелган тәүге сезон бурычын артыгы белән үтәделәр.

Көндәшләр арасында булган очрашулар тарихы хәзерге вакытка нибары ике уенны берләштерә. Соңгы сезонның ике каршылыгы Казанның "Ак Барс" командасы файдасына тәмамланды: Шанхай шәһәрендә узган очрашуда казанлылар 3:2 исәбе белән өстен чыкса, Казанда узган очрашу ышанычлы һәм коры 2:0 исәбе белән тәмамланды. Шунысы кызыклы, "Ак Барс" Континенталь Хоккей Лигасы тарихына Кытайда җиңүгә ирешә алган беренче команда буларак кереп калды.

X сезон Континенталь Хоккей Лигасы чемпионатының Казанның "Ак Барс" командасы катнашындагы тәүге уенын пәнҗешәмбе, 24 нче август, "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында 19:00 сәгатьтә, ә уенның кабатлау трансляциясен 2:00 сәгатьтә карарга мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20