Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.08.2016

Югары Ослан комбайнчылары беренче мең тонна бөртеклеләр суктырганнары өчен бүләкләнделәр

Югары Ослан комбайнчылары беренче мең тонна бөртеклеләр суктырганнары өчен бүләкләнделәр Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов районда мең тонна бөртеклеләр суктырган алты комбайнчыга премия тапшырды. Бу хакта районның «Волжская новь» газетасы язып чыкты.

“Бүген миңа игенче һөнәренә тугры булып тырыш хезмәт куючылар янында булу бик күңелле. Авыр хезмәттә уңышлар телим сезгә”, - дигән район башлыгы ул хезмәт алдынгыларына.

Беренче булып премияне соңгы елларда район комбайнчылары арасында лидер булган Александр Лавонин алды. Марат Зыятдинов Лавониннан бераз гына калышып килүче тагын бер тәҗрибәле механизатор – Александр Никифоровның да кулын кысты.

Район башлыгы «Заволжье» агропредприятиесенең 1000 тонна бөртек суктырган тагын дүрт лаеклы комбайчысына премия тапшырды. Алар Шеланга бригадасы комбайнчылары - абыйлы-энеле Нәрис, Рәис Гомәровлар Һәм Айдар Өметбаев белән Фәрит Әхмәтҗановлар. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20