Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2016

Югары судта яшь каратистлар һәлакәткә очраган автобус хуҗасы эше буенча шикаять каралды

Татарстан Югары суды Виктория Ларина эше буенча прокуратураның кассацион шикаятен карады. Ул - Түбән Новгород өлкәсендә Татарстанның яшь каратистлары һәлакәткә очраган автобус хуҗасы.

Прокуратура Казанның Совет районы суды эшне төгәлсезлекләр белән карады, дип белдерде. Шул сәбәпле, ведомство вәкиле ТР Югары суды Виктория Ларинаның җинаять эше материалларын кире Совет районы судына җибәрүне таләп итте.

Татарстан Югары суды, кассацион шикаятьне караганнан соң, прокуратура таләбен канәгатьләндермәгән. Шулай итеп, Совет районы судының Виктория Ларинага караты хөкем карары үз көчендә кала. Автобус хуҗасы 4 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителгән иде.

Искәртеп үтик: 2015 елның 21 маенда Түбән Новгород өлкәсендә каратэ буенча Татарстан яшүсмерләр җыелма командасы әгъзалары утырган Mercedes-Benz микроавтобусы MAN йөк машинасы белән бәрелеште. Автобуста барлыгы 20 кеше иде. Анда балалардан тыш, 6 озата баручы һәм 2 йөртүче булган. Юл-транспорт һәлакәте аркасында өч пассажир - 12 яшьлек кыз, Татарстан Каратэ федерациясе рәисе һәм тренер Искәндәр Шагин, шулай ук икенче йөртүче һәлакәт урынында вафат булды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20