Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.03.2015

ЮХИДИ идарәсе җәяүлеләрне кисәтә...

Мондый аварияләрне киметүнең мөһим бурычларның берсе булуын республика җитәкчелеге дә әледән-әле ассызыклап тора.

Соңгы мәгълүматларга караганда, быел республикада җәяүлеләр катнашында барлыгы 117 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 6 кеше һәлак булган, 120се төрле тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләр кичүендә исә шундый 47 авария теркәлгән. Нәтиҗәдә, 32 кеше җәрәхәтләнгән.

Исерекләр гаепле

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: юл-транспорт һәлакәтләренең 90 проценттан артыгы машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Хәер, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә теркәлгән аварияләр дә аз түгел. Мәсәлән, 2015 елда шундый 52 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан: 5 кеше үлгән, 50се төрле тән җәрәхәтләре алган.

- Әлеге җәяүлеләрнең күбесе тиеш булмаган урында юл аркылы чыгарга теләгән, нәтиҗәдә авариягә юлыккан. Мондый хокук бозулар өчен аларга 500 сум күләмендә штраф яный, - дип ассызыклыйлар Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә.

Өстәвенә, агымдагы елда исерек җәяүлеләр катнашында килеп чыккан аварияләр саны да кинәт кенә арткан. Мәсәлән, хәзерге вакытта шундый 29 очрак теркәлгән. Нәтиҗәдә, сәрхүш җәяүлеләр гаебе белән 7 кеше һәлак булган, 22се төрле тән җәрәхәтләре алган.

Авариягә эләгәсең килмәсә...

Мондый гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Җәяүлеләр исә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белергә тиеш. Мәсәлән, кичләрен аларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булуы шарт. Әгәр дә андый элементлар юк икән, төнлә урамга чыкканда ачык төстәге киемнәргә өстенлек бирергә кирәк.

- Билгеле булганча, машина йөртүче караңгыда җәяүлене 25-30 метр ераклыктан гына күреп алырга сәләтле. Әгәр дә җәяүле яктылыкны кире кайтара торган элементлары булган кием кисә, бу ара бермә-бер арта һәм 130-140 метрга җитә. Нәтиҗәдә, җәяүленең машина астында калу куркынычы кими, - дип ассызыклыйлар ЮХИДИ идарәсендә.

Тик бу гына җитми, әлбәттә. Юл аркылы чыкканда, җәяүлеләр башка кагыйдәләрне дә истә тотарга тиеш.

- Юл аша чыкканда капюшоныгызны салыгыз, кулчатырны шулай ук җыярга кирәк. Кәрәзле телефоннардан файдалану да тыела. Әгәр дә икәү барасыз икән, сөйләшүегезне туктатыгыз, - дип кисәтә полиция хезмәткәрләре.

Машинаң кадерлеме?

Кызганыч, татарстанлылар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләүдән качып йөрүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, быел ЮХИДИ вәкилләре аларга карата 1,9 мең административ материал әзерләгән. Нәтиҗәдә, суд карары нигезендә 419 кеше тоткарланган, 721е штрафка тартылган,  45 машина йөртүчегә мәҗбүри эшләр йөкләнгән.

Мондый җаваплылыкка тартылмас өчен полиция хезмәткәрләре машинпа йөртүчеләрне штрафларын вакытында түләргә чакыра. Әгәр дә штрафлар 60 көн дәвамында түләнмәсә, аларның күләме ике тапкырга арттырылачак. Өстәвенә, машина йөртүчеләр 15 көнгә ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин. Соңгы вакытта транспорт чарасына арест салу кебек чара да актив кулланыла башлаган. Мәсәлән, 2014 елда бурычлы машина йөртүчеләрнең 78 транспорт чарасына арест салынган.

ЮХИДИ идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, 2014 елның сигез аенда Татарстанда җәяүлеләр катнашында 864 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Шуларның 298 е – җәяүлеләр юлында теркәлгән. Нәтиҗәдә, 15 кеше һәлак булган, 299ы төрле тән җәрәхәтләре алган.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20