Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2016

Юлда йөрү кагыйдәләренә куркыныч йөртү турында төзәтмәләр кертелде

Юлда йөрү кагыйдәләренә куркыныч йөртү турындагы төзәтмәләр үз көченә керде, дип хәбәр итә "Новости" РМА. Бу үзгәрешләр Россия юлларында һәлакәтләр һәм җәрәхәтләнүләр санын киметүгә юнәлдерелгән.
Шулай итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрендә 2,7 пункты барлыкка килде. Куркыныч йөртү - ул юлда куркыныч вазгыять тудырган "кат-кат бер яки берничә гамәл кылу санала". Алар - өстенлеккә ия булган транспортка юл бирмәү, барлык полосалар да тулы булганда, интенсив хәрәкәт вакытында автомобильнең күчүе (сул яки уңга борылудан, борылыш ясау, туктау яки каршылыкны урап узудан тыш), куркынычсыз дистанция һәм ян интервалны сакламау, кинәт тормозга басу (әгәр юл-транспорт һәлакәтен булдырмау өчен таләп ителмәсә), уздырып җибәрмәү.

ЮХИДИ яңа кагыйдәләргә ияләшү һәм аңлау өчен махсус интернет-ресурс булдырган. Шулай итеп, www.опасноевождение.рф сайтында, яңа кагыйдәләр мисалында, видеороликлар урнаштырылган.
"Бу видеокитапханә юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч йөртүнең нәрсә икәнен күз алдына китерү мөмкинлеге бирә", - дип хәбәр ителгән ЮХИДИ хәбәрендә.
Хәзергә юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләрдә "куркыныч йөртү" терминын кертү генә каралган, автомобаль йөртүчеләргә карата төгәл чаралар юк. Элегрәк беренче вице-премьер Игорь Шувалов белдергәнчә, штраф күләме буенча экспертлар һәм җәмәгатьчелек белән фикер алышу булачак, дип белдергән иде. Якынча мәгълүматларга караганда, штраф күләме 5 мең сумнан артык булырга мөмкин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20