Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2015

Юрий Камалтынов республика халкын бердәм булып сайлауларга килергә өндәде

Юрий Камалтынов республика халкын бердәм булып сайлауларга килергә өндәде Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясенең Татарстандагы сайлау алды штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов белән бердәм тавыш бирү көне буенча матбугат очрашуы уздырылды.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның 13 нче сентябрендә федерация субъектлары башлыклары һәм дәүләт хакимияте закон чыгару органнарына депутатлар сайланачак. Татарстанга килгәндә, аның Президенты вазифасына дүрт кандидат дәгъва кыла. “Бердәм Россия” партиясеннән Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы чыгарылган иде.

Юрий Камалтынов журналистлар белән очрашуда “Президент белән бергә” хәрәкәте тарафдарлары белән тыгыз элемтә урнаштырылуын билгеләп узды. “Без алар белән бергә мәйданчыкларны бүләбез. Оештыру өлеше, мәгълүмат туплау “Бердәм Россия”нең җирле оешмасына беркетелгән, төрле пикетларда булган тәкъдимнәр, йомгаклаулар “Бердәм Россия”нең җирле кабул итү бүлекләрендә туплана. Аннан соң сайлау кампаниясе нәтиҗәләре буенча, халыктан килеп ирешкән тәкъдимнәрне гомумиләштереп, Президентка җиткерәчәкбез”, - диде сайлау алды штабы җитәкчесе.

Юрий Камалтынов сайлауга килү югары дәрәҗәдә булачагын фаразлады. Аның әйтүенчә, һәрхәлдә, ул былтыр районнарда теркәлгән 82 процент күрсәткеченнән кимрәк булмаска тиеш. Юрий Камалтынов республика халкын бердәм булып сайлау участокларына килеп, үз тавышын калдырырга өндәде. “Без сайлаучыларга ирештерергә теләгән төп фикер –республиканың бербөтен булып республика җитәкчелеге үткәрә торган сәясәткә теләктәшлек белдерергә килүе”, - диде ул.

Юрий Камалтынов партияләр исемлеге буенча Казан шәһәре Думасына, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәр советларына барачак партияләр 5 процентлык барьерны узып, кирәк кадәр тавыш җыеп, депутатлык мандаты алыр дигән ышанычын җиткерде.

Рөстәм Миңнехановтан кала, КПРФ, ЛДПР, “Справедливая Россия” партияләреннән кандидатларның 3 процент булса да тавыш җыя алырмы дигән сорауга җавап биреп, Юрий Камалтынов аларның берсе булса да моңа ирешер дип уйлый.

Юрий Камалтынов вакытыннан алда сайлаучылар темасына тукталып, 6 нче сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, аларның саны 0,22 процент булуын билгеләп узды. Аның фикеренчә, быел көненнән алда тавыш бирүчеләр саны, узган ел белән чагыштырганда, азрак булыр. Былтыр ул 12 процент тәшкил иткән иде. Аның әйтүенчә, бу алым аерым очракларда гына кулланылырга тиеш. Әйтик, нефтьчеләр, производстволарда вахта ысулы белән эшләүчеләр моннан файдалана ала һәм башкалар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20