Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.07.2015

Юрий Камалтынов ТР праймеризлары турында: “Без Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып яңа юлдан киттек”

Юрий Камалтынов ТР праймеризлары турында: “Без Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып яңа юлдан киттек”ТР Президентын сайлау алдыннан “Бердәм Россия” фракциясенең Татарстан праймеризларын уздыру тәҗрибәсе ил буенча таратылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясенең агымдагы 2015 нче елның беренче яртыеллыгында парламенттагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә ТР ДС Рәисе урынбасары, Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов ассызыклап узды.

“Без Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып яңа юлдан киттек. Югары вазифаи зат буенча праймеризлар үткәрү ихтыяҗы буенча бездә фикер алышулар булды. Без республика Президентының партияне алга сөрүче вәкил генә булмавын бик яхшы аңлыйбыз. Ул бөтен халык мәнфәгатьләрен кайгырта. Халыкка аеруча кем якын тора? Иҗтимагый оешмалар. Без дә шушы юлны сайладык. “Вместе с президентом” хәрәкәте чаралары барышында, инициатива төркеме үзеннән үзе оешты. Мәскәү бездә бу эш ничек уздырылганы артыннан игътибар белән күзәтте”, - дип, Юрий Камалтынов чараларда “Бердәм Россия” партиясенең Үзәк комитеты вәкилләре катнашканы турында белдерде. Алар, шул исәптән, сайлаучыларның Татарстанның иң югары вазифаи заты вазифасына кандидатлар белән очрашуында да булган. “Без Мәскәү тарафыннан хуплау гына табып калмадык, ә бу тәҗрибә кызыклы булганлыктан, партиянең барлык төбәк бүлекләренә җиткереләчәге турында да әйтелде”, - дип белдерде Юрий Камалтынов.

Фракция җитәкчесе сүзләренә караганда, праймериз муниципаль органнарга депутатлар сайлаганда да файдалы булды. “Җирле праймеризлар үткәрү өчен сайланган бу формага халык нинди мөнәсәбәттә булыр дип борчылган идек. Халык шушы очрашуларга килеп, мәсьәләләргә актив кушылып, депутатларга кандидатлар адресына тәкъдимнәрен, тәнкыйтен җиткерә башлагач, без моның бик дөрес карар булуын аңладык, һәм бу форма формаль характерда түгел”, - дип билгеләп узды Юрий Камалтынов.

Фракция җитәкчесе кимчелекләргә дә тукталып, авыл җирлекләре белән чагыштырганда, шәһәрләрдә мондый очрашуларның аз уздырылуын таныды. “Шәһәрләрдә мондый 2-4 очрашу булачак дип, үзебезнең кулны үзебез бәйләдек кебек килеп чыкты. 5 елдан соң чираттагы сайлауда мондый очрашулар санын арттыруны тәкъдим итәчәкбез, чөнки, чынлыкта, без сайлау алды бурычыбызны хәл итәбез дигән сүз. Без башлангыч праймеризлар стадиясендә үк “Бердәм Россия” өчен агитация үткәрәбез. Дөрес оештырган очракта, бу бик яхшы форма”, - дип ассызыклады Юрий Камалтынов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20