Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.07.2016

Ютазы егете, WorldSkills Russia бәйгесендә җиңеп, вузда уку мөмкинлегенә ия булган

Ютазы егете, WorldSkills Russia бәйгесендә җиңеп, вузда уку мөмкинлегенә ия булганТатарстан “Яшь һөнәрманнар” (WorldSkills Russia) чемпионатының сайлап алу турының икенче этабында Ютазы егете Азамат Хаҗипов икенче урынга лаек булды. Ул берьюлы тракторчы-машинисты, эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштерә.

Ундүрт яшендә үк комбайн штурвалы артына утырган егеткә кырчылык тармагында ят нәрсә юк. Жиргә мәхәббәтне районда абруй казанган җирбагар әтисе Илдар тәрбияләгән. Димтамак авылы мәктәбен тәмамлаган егет Ютазы аграр көллиятен сайлый. Район командасы составында, Мамадышта узган “Авыл яшьләре” IX авыл спорт уеннарында катнаша.

“Бәйгедә авыл хуҗалыгы буенча төрле уку йортларында белем алучы студентлар катнашты. Төрле маркадагы двигательләргә төрле хезмәт күрсәтү, МТЗ-82 тракторын сабан белән җиһазландырырга кирәк иде. Соңыннан тракторда фигуралы йөреш күрсәтүдә ярыштык”, – дип сөйли яшь механизатор.

Азамат Хаҗиповка бу җиңү республиканың югары уку йортында белем алуны дәвам итү мөмкинлеген тудыра, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” басмасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20