Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2016

Үзбәкстан татарлары Әтнәдә шагыйрь Сибгат Хәким музеена сәяхәт кылды

 Бүген Әтнә районының Күлле Киме урта мәктәбенең бер почмагында урнашкан якташ шагыйребез Сибгат ага Хәким музеена бер төркем, ике дистәгә якын кунак – Үзбәкстан татарлары, Үзбәкстаннын атказанган җырчылары, сәнгать эшлеклеләре кайтты, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы. Әлеге делегацияне, районыбызның мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт советы депутаты Ринат Закиров бүләк итеп җибәргән. Үзебезнең якташыбыз, “Халкым минем” газетасы редакторы Гөлназ Шәйхи мәртәбәле кунакларны озата кайтты, диелә хәбәрдә.

“Арчага җибәрмәкчеләр иде, үзебезнең Әтнәне тәкъдим иттем әле, Сибгат Хәким музеен күрсәтик, искиткеч музейлар бездә дә бар, керсәң, Луиза апайның сөйләвен тыңласалар китәселәре дә килмәс”, дип, үзебезгә алып кайттым....– 17 сәнгать эшлеклесе белән мәктәп бусагасын атлап кергән Гөлназ Шәйхине мәктәп укытучылары, авыл халкы каршы алды.

"Музей белән танышырга кемнәр генә кайтмады, тик әле Сибгат абый янына Үзбәкстан кунакларының кайтканы юк иде. Күрсәтәсе, кайтарасы иде Сибгат абыйны бүген, күрсен иде бер...”, – дип каршы алды кунакларны Сибгат Хәкимнең авылдашы, шагыйрьнең үзе исәнендә музейга экспонатларны җыя башлаган, оешкач музейның хуҗасы, бүгенге көнгә кадәр аның алыштыргысыз җитәкчесе Луиза апа Шәмсиева. Артык зур булмаган, әмма экспонатларга бай булган музей кунакларның игътибарын шул дәрәҗәдә җәлеп итте, Луиза апа сөйли башлаганчы үзләре карый башладылар, шагыйрь тәрбияләнеп үскән йорт җиһазларын аеруча кызыксындырды, тотып-тотып карадылар.

"Сибгат абый – татар халкының бөек шагыйре, үткен телле публицисты, тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе. Менә шушы Татарстан республикасының мари белән чиктәш Күлле Киме авылында дөньяга килеп, 7 класс белем ала. Һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылыннан аерылмады. Кимене бик яратты. “Авылда чәчәкләрнең дә теле бар”, – дип язды шагыйрь. Безнең гаиләнең дусты иде, гел аралашып тордык. Шагыйрьгә 70 яшь тулган көннәрдә, 1981 елның 26 нчы гыйнварында ачылды музей...", – дип, Луиза апа сөйли башлауга кунакларлар аның тирәсенә җыйналдылар һәм шуннан бер генә минутка дә аның яныннан китмәделәр.

Тын алырга куркып, зур игътибар белән тыңладылар, ә шагыйрьнең дусты сөйләде дә сөйләде. Музейда талгын гына, бер дулкында милли аһәң яңгырады, әйтерсең, Сибгат ага үзе кайтып шигырь укый. Үзе исәнендә авылдашлары көтеп алып, шигырь укыта торган булганнар аңа. “Радиоузеллар эшләгән вакыт, халыкны тыңлап, шигырь укый иде ул, халыктан бер дә аерылмады... милләте өчен борчылды, “Европаның сәхнәләренә чыксын иде минем милләтемнең дә балалары, яңгырасын иде татар гармуны”, дип тә язды. Чыкты, бөтендөнья сәхнәсенә чыкты татар милләтенең егет-кызлары, менә сез сәхнә кешеләре, кул сызымы ераклыкта гына аралашабыз. Татар шагыйренең шигырьләрен тыңлыйсыз...” – тагын шигырь. Ташкент радиосында тапшырулар алып баручы, Татарстанда консерватория тәмамлап киткән Раушан Маняпова түзмәде, торып Сибгат ага сүзләренә язылган җырны җырлый башлады.

Менә шулай дәвам итте очрашу. Луиза апа сөйләде, ә аны күз яшьләрен сөртә-сөртә тыңладылар.

Шагыйрьнең биографиясе бай, йөрәккә тия торган мизгелләре дә күп, ә сөйләүчесе тагын да оста. “Бөтендөньяга танылыр өчен менә шушындый бишектә тирбәлергә, шушындый татар мохитендә үсәргә кирәктер..” – дип туктап калды Луиза апа.

Зал тын, дәшүче юк, күз яшьләре генә сөртелә... Җитмәде, Сибгат аганың Луиза апа яттан сөйләгән шигырьләре җанга җитеп бетмәде, тагын сөйләтәсе килә. Берничә мәртәбә туктап, яңадан дәвам итә Луиза апа.

Соңыннан Гөлназ вакытның чикле икәнен искәртә, тик берәүнең дә китәсе килми, берәүнең дә моннан, татар шагыйренең өеннән, мохитеннән чыгасы килми, аерылып булмый...

"Миңа бу очрашу җитмәде, тыңлыйсы да тыңлыйсы гына килә сезне, рәхмәт Сезгә, без әйтеп бетергесез тәэсирләр белән китәбез, елый-елый тыңладым, әниемне дә алып киләсем килде..."

"Ярый әле безне монда алып килгәнсез, ярый әле Луиза ханым бу музейны оештыргансыз, ярый әле безгә очрашу мөмкинлеге насыйп булды..." – соңыннан менә шулай дип, Луиза апаны кочаклап, истәлек бүләкләре алмаштылар алар. Җырчы Руслан Хәкимов дискысын бүләк итте.

Ә без, Гөлназ Шәйхи белән үзебезнекеләр өчен горурланып, сокланып карап тордык. Ике милләт кешеләре, бер-берсен бүген генә күрүчеләр, шагыйрьне укып кына белүчеләр аерыла алмады – шагыйрь, татарның, Күлле Кименең бөек шагыйре милләтләрне бер итеп бәйләде дә куйды.

Соңгысы булмас, кайтырлар әле, дип юрадык. Урамга чыкканнан соң да халык белән байтак аралаштылар әле, китәселәре килмәде.

Концерт – бәйрәм өлеше Әтнә техникумы бинасында дәвам итте, дип яза җирле мәгълүмат сайты. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20