Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.05.2017

"Зенит" командасы волейболчылары ил җыелмасында чыгыш ясый

2018 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу ярышларының икенче раундында чыгыш ясау өчен Россия ир-атлар волейбол җылма командасы составы расланды. Бу хакта Европа волейбол конфедерацияләре (CEV) сайтында әйтелә.

Россия җыелма командасы составында Казанның «Зенит» командасы уенчылары — Артем Вольвич белән Максим Михайлов та бар.

Ил җыелмасы данын яклаячак уенчылар: Илья Власов, Дмитрий Ковалев, Артем Вольвич, Сергей Гранкин, Артем Ермаков, Дмитрий Волков, Юрий Бережко, Вадим Лихошерстов, Дмитрий Ильиных, Максим Михайлов, Максим Жигалов, Егор Клюка, Ильяс Куркаев, Роман Мартынюк.

Россия волейболчылары сайлап алу турнирында D төркемендә Косово, Эстония, Черногория, Румыния һәм Венгрия җыелма командалары белән көч сынашачак. Уеннар 24−28 майда Таллинда уза.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин