Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.03.2015

«Зенит» һәм «Факел» чирек финалның барлык матчларын да Казанда үткәрә

Казанның "Зенит" һәм Яңа Уренгойның"Факел" командалары волейболчылары Россия чемпионаты плей-офф чирек финалның барлык матчларын да Казанда үткәрә.Бу хакта "Р-Спорт" агентлыгына Казан клубы матбугат хезмәте вәкиле белдерде.
"Факел"ның үз аренасы 3 меңнән дә ким җанатар гына сыешлы, ә бу плей-офф үткәрү өчен Россия чемпионаты регламентына туры килми. Команданың “Зенит” белән матчларны урта кырда яки көндәш мәйданында үткәрерү вариантлары бар иде.
“«Зенит» һәм «Факел» чирек финалның барлык матчларын да Казанда үткәрә. Клуб шундый карар кабул итте”, - дип белдерделәр казанлылар матбугат хезмәтендә.
Матчлар ике җиңүгә кадәр 8,15 мартта уза, ихтыяҗ булса 16 мартта да үткәреләчәк. Беренче уенда номиналь хуҗа - "Факел".

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20