Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.04.2015

«Зенит» һәм «Рубин» матчына хөкемдар итеп Карасев билгеләнде

Премьер-лига командалары арасында футбол буенча Россия чемпионатының 23 туры матчына хөкемдарлар билгеләнде.
12 апрельдә Санкт-Петербургта узачак «Зенит» – «Рубин» матчында 35 яшьлек мәскәүле Сергей Карасев җитәкчелегендәге хөкемдарлар бригадасы хезмәт күрсәтә. Судьяның ассистентлары - Антон Аверьянов (Мәскәү), Алексей Воронцов (Ярославль); инспектор – Гаряфий Жафяров (Мәскәү).
Россия чемпионатларында “Рубин” матчларында Сергей Карасев, баш судья буларак, 15 тапкыр эшләгән. Бу уеннарда Казан командасы 5 тапкыр җиңү яулаган, 4 тапкыр тигез исәпкә ирешкән, 6 тапкыр оттырган, дип хәбәр итә “Рубин” матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20