Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2017

"Зенит" волейбол командасы тугызынчы тапкыр Россия чемпионы булып танылды

Казанның «Зенит» волейбол командасы Россия чемпионы булып танылды. Мәскәүдә узган финал ярышында Владимир Алекно җитәкләгән команда Мәскәүнең «Динамо» волейболчыларыннан өстен чыкты.

Быелгы Россия чемпионатының хәлиткеч уеннары «Алтылык финалы» форматында узды. Ә андый ярышлардагы матчларда ялгышырга ярамый. Югыйсә, хаталарны төзәтергә мөмкинлек калмый һәм җиңелү «алтынга» тиң булачак.

«Зенит» волейболчылары финалга килү юлында төркем этабында Новосибирскиның «Локомотив» (3:2) һәм Сургутның «Газпром-Югра» (3:0) командаларын отты. Ә ярымфиналда Белгородның данлыклы «Белогорье» командасын тар-мар итте (3:0).

«Зенит» бүгенге дә финал матчының башында ук уен җебен үз кулына алды. Беренче партиядә мәсәлән, исәпне тиз арада 8:3 ясап куеп, Казан волейболчылары азакка кадәр «Динамо"га якынаерга мөмкинлек бирмәде.

Икенче партия башында мәйдан хуҗалары исәптә әйдәп барса да, беренче техник тәнәфескә кадәр «Зенит» кабат алга чыкты — 8:7. Һәм әлеге партиядә дә «Зенит» өстенлекне башкача кулдан ычкындырмады.

Өченче партиядә «Зенит"ны туктатырлык түгел иде инде. Исәп аермасы шул хакта сөйли — 25:16.

Шулай итеп, «Зенит» дүртенче ел рәттән һәм үз тарихында 9 нчы тапкыр Россия чемпионы булып танылды. Шунысын да әйтергә кирәк: бу сезонда «Зенит» дүрт титулга лаек булды — Россия Суперкубогы һәм Кубогы, Чемпионнар лигасында җиңү һәм бүгенге уңыш — Россия чемпионатындагы алтын медаль. Бразилиядә клублар арасындагы дөнья чемпионаты финалында оттырганнан соң «Зенит» сезон дәвамында бер уенда да оттырмады.

Бронза медаль өчен көрәштә «Локомотив» волейболчылары «Белогорье» командасын отып (3:0), Чемпионнар лигасына юлламалы булды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера