Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.07.2016

"Зенит" волейболчылары ялдан чыкты

Уенчылар яңа сезонга әзерлекне башлап җибәрде. Кичә уенчылар медицина тикшеренүе узды һәм өлкән тренер Александр Серебренников белән физик әзерлек өчен җаваплы остаз Сергей Алексеев җитәкчелегендә беренче күнегүләр уздырды.

Әлегә тренерлар штабы кул астында 8 уенчы бар. Алар – Александр Бутько, Владислав Бабичев, Александр Гуцалюк, Иван Демаков, Евгений Сивожелез, шулай ук яңа уенчылар Денис Земченок, Валентин Кротков һәм Владимир Мельник.

Исегезгә төшерәбез, Алексей Вербов, Игорь Кобзарь, Максим Михайлов, Андрей Ащев һәм Артем Вольвич, шулай ук баш тренер Владимир Алекно Олимпиадага әзерләнә. "Зенит" уенчысы Мэттью Андерсон АКШ җыелмасы сотавында Уеннарга барачак. Вильфредо Леон август башында, ә Теодор Салпаров – Чемпионнар лигасы уены алдыннан "Зенит" составына кушылачак.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20