Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2017

"Зенит"тан Максим Михайлов Россия чемпионатының иң яхшы уенчысы булып танылды

Бүген Мәскәүдә волейбол буенчаир-атлар арасында Россия чемпионатына нокта куелды. Җиңүче командаларны бүләкләгәннән соң, турнирның иң яхшы уенчылары да ачыкланды. Бүләкләрнең күпчелеген лаеклы рәвештә чемпионнар — Казанның «Зенит» командасы уенчылары яулады.

Россия чемпионатының иң кыйммәтле уенчысы (MVP) булып «Зенит"тан Максим Михайлов танылды. Аннан тыш «Зенит"тан үз позицияләрендә иң яхшылар рәтендә Мэттью Андерсон, Александр Бутько һәм Вильфредо Леон да махсус бүләккә лаек булды.

Россия чемпионатының символик җыелмасына алардан тыш Эрик Шоджи («Локомотив») һәм Дмитрий Щербинин да («Динамо») керде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин