Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.10.2017

Зәңгәр экраннарда «Террористка Иванова» тарихы күрсәтелә

Дүшәмбедән “Яңа Гасыр” каналы «Террористка Иванова» телесериалын күрсәтә башлый. Төп геройның баласына күрше эте ташлану вакыйгасы көтелмәгән нәтиҗәләр алып килә.

Сериал гади бер хатын-кыз язмышы турында сөйли, ләкин аның тормышы соңгы вакытта чын триллерга охшап калган. Ул ире һәм баласы белән бәхетле көн күрә. Яраткан даими эше аны көтеп тора. Кер юу вазыйфасында аңа күп түләмәсәләр дә, ләкин тиешлесен ул вакытында алып бара.

Менә героиняның тормышы кинәт кенә үзгәрә башлый. Аның улына күршесенең эте ташлана һәм Полинага баласын тиз арада хастаханәгә салырга туры килә. Күршесе бу вакыйга өчен бары штраф түләп котыла һәм ирекле рәвештә урамда эте белән ял итүне дәвам итә. Героиня Полина көннәрдән бер көнне эткә кул салырга уйлый, ләкин бу гамәле вакытында этнең хуҗасы зыян күрә. Нәтиҗәдә, Полинаның ире күңелсез вакыйгалар өчен җавап тота һәм аны төрмәгә утырталар. Төрмәдә аның йөрәге тибүдән туктый. Бу вакыйгадан соң иң кызыгы башлана да инде – кемгә ышанырга һәм, гомумән, ышанырга ярыймы?

Сериалны һәр эш көнендә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы аша карый аласыз. Маҗаралы «Террористка Иванова» сериалы 9:00 һәм 0:45 сәгатьләрдә күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»