Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2017

Зәңгәр экраннарда “Тутык кыңгырау” чыңлый

Якшәмбе “ТНВ-Планета” телеканалы тамашачыларын татарча фильм күрсәтеп сөендермәкче була. Сүз тулы метражлы «Тутык кынгырау» нәфис фильмы турында бара.

Илебезнең  мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узып китте. Соңгы кыңгырау чыңнары турында хатирәләр «Тутык кынгырау» татар фильмында да урын ала.

«Тутык кынгырау» - тулы метражлы сәнгати фильм, Г. Кариев театры артисты Илфат Камалиевнең беренче эше. Фильм Татарстан Республикасының атказанган артисты, драматург һәм режиссер Фәнәвил Галиевкә багышланган. Вакыйгаларда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Илнар Низамиев, Энҗе Камалиева, Лилия Низамиева, Лидия Галиева, Фәнис Кәлимуллин, Алия Кәлимуллина, Айнур Низамиев, Рамил Кадыйров, Фәрит Нигъмәтуллин, Рәмзия Закирҗанова, Альбина Гайзуллина һәм Фирүзә Зиннәтуллина катнашалар.

Кызыклы һәм вакыйгаларга бай фильмны якшәмбе, 30 нчы июль, “ТНВ-Планета” телеканалында 15:15 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20