Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2016

Женева Сабан туе Франция, Италия, Германия, Бөекбритания татар-башкортларын берләштергән

 Узган якшәмбедә Женевада үткән Сабан туена 400дән артык кеше җыелган. Быел бирегә Франция, Италия, Германия, Бөекбритания илләрендә яшәүче татарлар һәм башкортлар килгән. Кунаклар арасында Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре дә булган. Рәсми затлардан милли бәйрәмдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашкан. РФның БМО һ.б. халыкара оешмалар каршындагы даими вәкиле урынбасары Ринат Аулетдинов һәм ТР Швейцариядәге сәүдә-икътисади вәкиле Гүзәл Салихова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кунакларны сәламләгән.

Сабан туе барлык йолаларга туры китереп уздырылган. Кунаклар татар милли ризыклары чәк-чәк һәм кыстыбыйдан авыз иткән, башкорт балы белән сыйланган.

«Сабан туе Швейцария татарларын һәм башкортларын берләштереп кенә калмыйча, безнең күп гасырлар буе тупланган мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез белән танышырга мөмкинлек бирә. Бәйрәмгә чыгышлары белән Россия һәм БДБ илләреннән булган, хәзерге вакытта Швейцариядә яшәүчеләр  һәм җирле халык катнашты. Безгә Татарстанны югары дәрәҗәдә күрсәтү мөһим иде. Без, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар, "Visit Tatarstan" брендын йөртүчеләр булып саналабыз һәм Татарстанның чит илләрдәге вәкилләре булып торабыз", - дип билгеләп үтте Швейцария татар һәм башкортлары ассоциациясе җитәкчесе Регина Щеголева.

Бәйрәмдә сувенирлар, кул эшләнмәләре сәүдәсе оештырылган. Олылар һәм балалар спорт ярышларында катнашкан. Мәйданның иң көчле кешесен көрәштә ачыклаганнар. Сүз уңаеннан, Швейцариянең милли бил алышуы (швинген) татарларның милли көрәшенә охшаган. Бәйрәм азагында Сабан туенда катнашучылар арасында бүләкләр уйнатылган. Төп бүләк — Казанга ике кешелек юллама.

Сабан туенда Рафис Хөснетдинов, Радик Яруллин, Альбина Шакирова, Надежда Уткиналар чыгыш ясаган. Германиянең татар-башкорт ассоциациясенең актив әгъзасе Гөлнур Даутова, “Нуриев кебек биибез” студиясендә шөгыльләнүчеләр милли биюләр башкарган.

Сабан туе Швейцария татар һәм башкортларын берләштергән “Юлдаш” берлеге тарафыннан  ТР сәүдә-икътисади вәкиллеге ярдәме белән оештырылган.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20