Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.01.2016

Журналистларга проблемалы мәсьәләләрне күтәргән өчен рәхмәтлемен - Ф.Мөхәммәтшин

Журналистларга проблемалы мәсьәләләрне күтәргән өчен рәхмәтлемен - Ф.Мөхәммәтшин Россия матбугаты көнендә, Казанда, “Татарстан” ДТРК мәйданчыгында 99,2 FM ешлыгында “Радио Татарстана” төбәк билгесе белән “Радио России” рәсми төстә эшләтеп җибәрелде.

Бәйрәм чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, “Бөтенроссия телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе” ФДУП төбәк департаменты генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов, “Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре” ФДУП филиалы – ТР радиотелевизион тапшыру үзәге” директоры Владимир Якимов һ.б. ММЧ вәкилләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм катлаулы елларда да ММЧ вәкилләренә республиканы үстерү программаларын чынга ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Соңгы 25-30 елда Татарстан үсештә зур адымнар ясады дигән фикердә барыбыз да бердәм. Республиканың үсеш алуы күренә, Татарстанның Россия төбәкләре арасында көндәшлелеккә сәләтлеген күтәрү мәсьәләләре хәл итә. Бу очракта журналистлар да ярдәм итә. Татартан журналистлары республика үсешенә җаваплы караулары белән аерылып тора”, - диде ул.

Татарстан парламенты җитәкчесе искәрткәнчә, быел РФ ФҖ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары була. “Быел безне катлаулы сайлаулар көтә. Сайлау кампаниясе узган елдагыдан аерылып торачак. Бу очракта журналистлар профессиональлеге таләп ителәчәк”, - дип ассызыклады ул.

“Мин үз эшемне сездән башка күз алдына китерә алмыйм. Журналистларга проблемалы мәсьәләләрне күтәргән, борчыган мәсьәләләрне яктырткан өчен рәхмәтлемен. Татарстан хакимияте проблемалы тема буенча бер генә мәгълүматны да читтә калдырмый, хәл итү мөмкинлекләрен карый, - дип мөрәҗәгать итте ТР Дәүләт Советы Рәисе журналистларга. – Бүген Казан, гомумән, Татарстан җитди рәвештә яхшы якка үзгәрде, бу хакта безнең ММЧ яза һәм күрсәтә. Рәхмәт сезгә”.

Рифат Сабитов белдергәнчә, быел FM ешлыгында «Радио России» республиканың күп кенә шәһәрләре һәм авылларында эшләячәк. “Бу Татарстан өчен бик мөһим, чөнки биредә илкүләм формат саклана. Татарстанны бөтен ил белүе белән горурланам. ДТРК журналистлары республикага уңай мөнәсәбәттә. Сезнең девиз «Без булдырабыз! Без бергә!» - ул БДТРК шигаре дә. Сергей Брилев һәм Дмитрий Киселев бу шигарьне еш куллана”, - дип сөйләде ул.

Римма Ратникова да журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады. “Бүген барыбыз да – телевидение, радио һәм басма ММЧ вәкилләре бергә булу – безнең бергәлекнең бердәмлеген күрсәтә. Без еш кына бу бөек һөнәр ияләре булуыбыз турында уйламыйбыз да. Моны хакимиятнең һәрвакыт медиа өлкәсен башкалардан аерып куюы да дәлилли, - диде ул. – Мин журналист сүзе һәм һөнәренә ышаныч ныгуын телим. “Журналист” сүзе горур яңгырасын”.

Бәйрәм көнендә ММЧ вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20