Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.07.2017

Журналистларга ышанычны “Таяну ноктасы” раслый

Журналистларга ышанып буламы? Сорауга җавапны “Таяну ноктасы” эзли. Чәршәмбе, 19 нчы июль кичендә, тапшыруда журналистлар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары турында әңгәмә корыла.

Соңгы вакытта мәгълүмат дулкыны ташып кына калмыйча, тулы дәрья ясый. Мондый тирәлектә журналист өчен кызыклы материаллар бихисап, тик зур “шартлау” эзләү белән мавыккан чыганаклар үзләренең ышанычларын югалта баруларын да онытырга тиеш түгел. Тапшыруның сорауга җавабы беренче мәлдә кайсы тарафка һәм кайсы чыганакка ышанырга ярый соравына кайтып кала.

Хезмәттәшләр бергә җыелып нинди фикерләре белән уртаклашканнарын “Яңа Гасыр” телеканалында карамыйча калмагыз.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны чәршәмбе, 19 нче июль, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!