Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.08.2017

«Жырлыйк әле!» тапшыруы кунаклары - «Иске Кулатка»

“Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында баручы популяр тапшыруларның берсе – караоке – шоу “Җырлый әле!” үзендә кунакта Ульян өлкәсенең “Иске Кулатка” музыкаль коллективын кабул итә.

Төркемнәренә юктан гына “Иске Кулатка” исеме бирмәгәннәр, коллективта катншаучы барлык артистлар да тумышы белән Иске Кулатка авылннан булып чыктылар. Авыл диеп әйтүе дә бик дөрес булмас, аңа инде шәһәр тибындагы поселок исеме дә күптән бирелгән. Иске Кулаткы районы 1928 елның июль аенда БҮБК карары нигезендә оештырыла. Ул чорда әлеге төбәк Сарытау губернасының Кузнецк округына кергән һәм 40 меңнән артык кеше яшәгән 28 авылны берләштергән. 1943 елдан бирле саф татар районы Ульяновски өлкәсе территориясе булып исәпләнә. 21 мәчет эшләп тора (Сембер өлкәсендә исә аларның саны 100гә якынлаша икән), мәдрәсәләр ачыла. Мәктәпләрдә татар телен укытуга зур игътибар бирелә. Иске Кулатка авылы 1700 елда нигезләнгән. Элек Сарытау губернасының Хвалын өязенә кергән. 1912 елда биредә 1133 йорт, 6412 кеше, 10 мәчет, 10 мәктәп теркәлгән булган. 2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (95,8%), урыслар (3,4%).

Исегезгә төшәрбез, тапшыру кагыйдәләре буенча катнашучылар татар халык җырлары белән беррәтән заманчаларын да башкарырыга тиешләр. “Җырлыйк әле!” 3 этапта бара, катншаучылар да шулай ук 3. Җиңүчене җыелган баллар суммасы буенча ачыклыйлар. Катаншучылар җырларны тере тавышка, оркестрга кушылып башкарырыга тиешләр. Бу исә тапшыруының төп шарты.

“Җырлыйк әле!” алып баручылары Алинә һәм Азат Кәримовлар.

“Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында «Жырлыйк эле!» тапшыруының чираттагы чыгарылышы - 16 август, в 05.00.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»