Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.01.2015

Зинәтулла Билалетдинов КХЛ йолдызлары матчында Көнчыгыш командасын җитәкли

Континенталь хоккей лигасы 25 гыйнварда Сочида җиденче Лига йолдызлары матчында чыгыш ясаячак Көнбатыш һәм Көнчыгыш җыелмаларының тренерлар штабын билгеләгән.

Көнбатыш конференциясе йолдызлары җыелмасын яшь тренерлар штабы - даими чемпионат лидеры саналган ЦСКА командасының остазы Дмитрий Квартальнов һәм "Динамо"ның баш тренеры Харийс Витолиньш җитәкли. Көнчыгыш командасын Сочи бозына тренерлар цехының тәҗрибәле вәкилләре - "Ак Барс"ның баш тренеры Зинәтулла Билалетдинов һәм Магнитогорскиның "Металлург" командасы остазы Майк Кинэн алып чыга, дип хәбәр итә КХЛ матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20