Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.09.2016

Зәй төбәгендә полициягә ике административ-торак пункт ачылды

Зәйдә республика программасы буенча төзелгән полициянең участок вәкаләтлеләре өчен ике административ-торак комплекс ачылды. Аның берсе район үзәгеннән еракта урнашкан Төги авылында, икенчесе Иске Зәй бистәсендә сафка бастырылды. Яңа объектларны ачу тантанасында Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов, район башлыгы Разиф Кәримов катнашты, дип хәбәр итте “Зәй офыклары” газетасы.

“Районда дүртенче административ-торак комплексы файдалануга тапшырыла. Бу һәр территориядә халыкка тыныч яшәү шартлары тудыру, кешеләргә полиция хезмәткәренә кирәк вакытта тиз арада мөрәҗәгать итү өчен эшләнә. Райондагы участок вәкаләтлеләренә зур җаваплылык йөкләнгән, без аларга менә шундый уңай шартлар тудырып ярдәм кулы сузарга әзер, - дип белдерде Иске Зәйдә объектны ачу тантанасында Разиф Кәримов. - Республика программасы буенча әлеге административ-торак йортлар республика һәм җирле бюджет хисабыннан уртагыннан төзелә. Без әлеге объектларның тулысынча кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителешен контрольда тотып, экономияләүгә юл куймыйча эшләүне максат иттек”, - диде район башлыгы.

94 квадрат метр мәйдан биләгән административ-торак пункт - полициянең участок вәкаләтлесенә эш урыны да, гаиләсе белән яшәү өчен уңай шартлар тудырылган торак та. Анда өй җиһазлары, эш өчен кирәкле барлык әйберләр куелган, хәтта йорт янәшәсендәге җир биләмәсендә теләгәнчә яшелчә үстерергә дә мөмкин.

Министр урынбасары Дамир Динниулов: “Участок вәкаләтлеләрен халыкка якынайту максатын күздә тотып, әлеге программаны Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткән иде, аны Президентыбыз хуплады. Хәзер ул берничә ел дәвамында тормышка ашырыла. Программа эшли башлаганнан бирле без 180 административ-торак пунктны сафка бастыруга ирештек. Зәй җирлегендә булдырылган объектлар да кешеләр иминлеге, тынычлыгы өчен хезмәт итсен”, - диде. Ул министрлык исеменнән Иске Зәй бистәсе участок вәкаләтлесе Николай Комаровка “Нива” автомобиле ачкычын да тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20