Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2017

Зәйдә белем бирү учрежденияләренең яңа уку елына әзерлеген бәялиләр

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, ТР Иҗтимагый палатасы, мәгариф һәм фән министрлыгының иҗтимагый советы, төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләреннән торган комиссия, республиканың барлык шәһәр һәм районнарына чыгып, мәктәпләр, өстәмә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре, капиталь ремонт узган балалар бакчаларында тикшерүләр уздыруны башлады, дип яза җирле басма.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, икътисад, идарә һәм хокук институты Түбән Кама филиалының югары һөнәри белем бирү буенча шәхси белем бирү учреждениясе директоры Илсөя Мезикова җитәкчелегендәге шундый комиссия Зәй муниципаль районында булды. Комиссия шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасыннан тикшерү өчен, жирәбә салу юлы белән, 7нче һәм Сарсаз-Баграж мәктәпләрен сайлап алды. Безнең балалар иҗат йорты шулай ук тикшерүгә эләкте. Искәртеп үтик, конкурсның беренче этабында Зәй, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләре һәм районнары белән бер зонада булып, шулар арасыннан иң яхшы әзерлекле учреждениеләр ачыкланачак. Икенче этапта исә конкурс зоналарда иң яхшы дип табылган учреждениеләр арасында булачак. Әлеге конкурс инде берничә ел рәттән уздырыла. Мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов әйтүенчә, шәһәрнең 6нчы мәктәбе ике ел элек республикада дүртенче урынга чыккан иде.

-Без әлеге конкурсны кирәкле чара дип саныйбыз. Чөнки белем бирү учреждениесенең яңа уку елына әзерлеге бик мөһим. Тикшерүгә килгәндә, без мәктәпнең һәм башка учрежденияләрнең әзерлек паспорты булуы, объектларның сакланышы яисә балалар иминлеге мәсьәләләренә басым ясыйбыз, шулай ук матди-техник базаның ныгытылуы, моның өчен республика, муниципалитет дәрәҗәсендә һәм хәйриячеләр акчаларын җәлеп итү кебек критерийлар да бар. Тулаем алганда, учреждениенең биләмәсеннән башлап, бәдрәф һәм барлык урыннарны тикшерәбез. Шунысы куанычлы, мәктәпләр, балалар бакчалары һөнәри һәм өстәмә белем учреждениеләренең торышы елдан-ел яхшыра. Әле 5−6 ел элек кенә без әлеге учреждениеләрнең шундый дәрәҗәдә җиһазланышы турында хыяллана да алмый идек, — диде Илсөя Мезикова.

Шәһәрнең 7нче мәктәбе комиссия әгъзаларында зур соклану уятты, алар аны яңа гына файдалануга тапшырылган сыман дип бәяләде. Шулай ук балалар иҗат йорты һәм Сорсаз-Баграж мәктәбе дә аларда яхшы тәэсирләр калдырды, диелгән район хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!