Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.06.2017

Зәйдә кырыгалдар хөкем ителде

Зәйдә кырыгалдар хөкем ителде, дип яза җирле басма.

Төрле мошенниклык гамәлләре корбаннары булучылар турында еш ишетергә туры килә. Мәкерле уйлы әлеге кырыгалдарлар кешеләр ышанычын яулауның нинди генә алымнарын кулланып, җинаятьчел эшләрен тормышка ашырмыйлар. Кызганыч, аларны тоткарлау шактый катлаулы процесс исәпләнә, чөнки ышаныч яулаган бу кешеләр турында күпчелек очракта гражданнар бернинди мәгълүматсыз кала. Ә инде мошенникларны тоткарлау мөмкин булганда, аларга закон алдында җавап тоту бик катгый куела.

Бу көннәрдә шәһәр суды менә шундый мошенниклык гамәлен кулланып акча үзләштергән 29 яшьлек зәйлегә карата хөкем карары чыгарды. Әлеге ир-егет 2016 елның ноябрь-декабрь айларында товар, күчемсез милек сату турында интернет-сайтын файдаланып, мөгезле эре терлек сатучы гражданнарның малларын сатып алу сылтавы белән банк карточкалары мәгълүматларын, парольне белгән һәм “мобиль банк” сервис хезмәте аша өч кешедән 62 мең 500 сум үзләштергән. Суд барышында ул үз гаебен танып, кылган гамәле өчен үкенүен белдерсә дә, урланган акчаларны хуҗаларына кире кайтарып бирсә дә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 1нче һәм 2нче бүлекләре нигезендә катгый хөкем карары алды: ике елга ирегеннән мәхрүм ителеп, каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрелде. Шәһәр прокуратурасы мондый җинаятьчел гамәл кылучыларга юлыкмас өчен матур сөйләүче кешеләр белән сак булырга, таныш булмаган адәмнәргә финанс белән бәйле эшләрдә тулысынча ышанмаска киңәш итә, биелгән район хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!