Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2016

Зәйдә республика агропромкомплексына инновацион технологияләр кертү буенча семинар-киңәшмә булды

Кичә Зәйдә республика агропромкомплексына инновацион технологияләр кертү буенча зур семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, республиканың авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче эре оешма җитәкчеләре, инвесторлар катнашты, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.

Семинар урып-җыю эшләре барган кырларны күзәтү, бәяләүгә, шулай ук шикәр чөгендере, кукуруз, терлек азыгы үстерелгән кырларда кулланылыштагы алдынгы технологияләрне, җир эшкәртү үзенчәлекләрен Зәй үрнәгендә өйрәнүгә багышланды. Кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов, җаваплы затлар озатып йөрде.

Марат Әхмәтов эш барышында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән җир эшендә инновацион технологияләр кертү темасына сөйләште. Семинарда катнашучылар “Восток” агрофирмасының шикәр чөгендере кырларында гербицидлар белән үсентеләрне эшкәртүдә биопрепаратлар кушуның уңышлы булуын күрделәр. “Россельхозцентр” республика идарәсе башлыгы урынбасары Галина Полях химикатлар ярдәмендә төрле авыруларга каршы көрәшкәндә биопрепаратлар кушып эшләүнең чөгендер үсентеләрен стрессларга бирешмәүчән итүен, химикатлар тәэсиренә үсентенең бирешмәвен, аңа адаптация өчен вакыт кирәк булмавын, үсеш тукталмавын, нәтиҗәдә, уңыш та мул, шикәрлелек тә югары булуын белдерде.

Зәйдә кунаклар бу ысулны кулланып үстерелгән тамыразыкның инде тиз арада авырлык җыюын күрделәр. Әлеге агрофирманың кукуруз басулары да күзәтелде. Анда 24 төрле сорт чәчелгән тәҗрибә участоклары тәкъдим ителде. Алга таба Зәй аграрийлары шулардан иң уңышлы 10-12 төрле сортны сайлап алачак. Ә “Нива” ҖЧҖ басуларында берничә сорт көзге бодайның үсеше бәяләнде. Алардан инде бүген мул уңыш алынуы, хәтта гектарыннан уртача 57 центнер икмәк чыккан урыннар булуы хәбәр ителде. Кунаклар “Зәй” агрофирмасы кырларында да бөртеклеләр уңышы, җир эшкәртү технологияләре, чөгендерне үстерү үзенчәлекләре белән таныштылар.

Республикада хәзерге вакытта 30лап районда урак башланды, 120 мең тонна икмәк суктырып алуга ирештек, диде әлеге чарада тармак министры. “Көзге культуралар уңыш белән куандыра. Июнь аенда корылык булмаса, быелгы күрсәткечләр тагын да югарырак булыр иде. Зәйлеләр республикада урып-җыю эшенә беренчеләрдән булып керештеләр, яхшы уңышлары белән сөендерәләр. Агымдагы ел уңышын планлаштырганда район башлыгы Разиф Кәримов, без быел 500 мең тонна шикәр чөгендере, 140 мең тонна икмәк үстерергә исәп тотабыз, дип әйткән иде. Бүген мин моңа шикләнмим”, - диде Марат Әхмәтов. Аның сүзләренчә, биредә чын мәгънәсендә фәнни эзләнеп, ул өйрәнүләрне гамәлдә үсемлекчелектә кулланып, югары уңыш алу өчен инвесторларны да, бөтен мөмкин булган көчләрне җәлеп итеп эшли беләләр.

Гомумән, зәйлеләр тәҗрибәсен республикага өлге итеп таратырлык дип саный аграр тармак министры. “Бу - җитәкчелекнең дә, гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә, фәнни эш алып баручыларның да, җир эше белгечләренең дә бердәм, бер максатка эшләү нәтиҗәсе. Монда без алга карап эш итүне дә югары бәялибез, кырларда йөргәндә күп кенә тәҗрибә участокларын күрдек, бу исә киләчәктә тагын да югары уңыш алу юнәлешендә армый-талмый эшләүне күрсәтә, - диде М.Әхмәтов Зәй авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшен бәяләп.

Район башлыгы Разиф Кәримов ачыклык керткәнчә, бүген басуларда 74 комбайн эшли. “Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә эшләүче эре оешма җитәкчеләре бүген район кырларының 70 процент өлешен карап, югары бәя бирделәр, әлбәттә, без моңа бик шат. Дәүләтебезнең, Авыл хуҗалыгы министрлыгының, инвесторларның ышанычын аклыйбыз икән, бу зур горурлык, киләчәктә җиң сызганып эшләү стимул, - дип саный район башлыгы.

Агропромкомплексны модернизацияләү Татарстанда өстенлекле юнәлеш булып тора. Агросекторга заманча технологияләр кертүне стимуллаштыру буенча берничә республика программасы кулланыла. Яңа технологияләр кертү авыл хуҗалыгында хезмәтне нәтиҗәлерәк итүгә һәм җитештерүне үстерүгә зур йогынты ясый. Татарстан игенчелек өчен бик уңайлы шартларга ия булмаса да, Россия төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча дүртенче урынны били. Республика төп туклану продуктлары белән үз-үзен тулысынча тәэмин итә, шуның белән читтән продукция кертүгә ихтыяҗ юк дәрәҗәсендә, диелә Зәй районы газетасында.

(Миләүшә Низаметдинова әзерләде)

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20