“Зәкят” хәйрия фонды катлаулы диагнозлы балаларны дәвалау курсы өчен чыгымнарны түли

Соңгы өч елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды катлаулы диагноз куелган 156 авыру баланы дәвалау курсы өчен чыгымнарны түләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте.
«Зәкят» — авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Фонд 2016 елдан бирле үз эшен алып бара", — дип сөйләде Айгөл Биктимирова.
Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2016 елда «Зәкят» фонды катлаулы диагноз куелган 39 баланың дәвалау курсы өчен чыгымнарны түләгән. 2017 елда андый балалар саны 57 булса, быелның 9 аенда бу сан алтмышка җиткән.
«Дәвалау өчен акчаны волонтерлар һәм мәчеткә килүчеләр ярдәмендә җыялар. Бүгенге көндә реабилитация үзәгендә йөзгә якын бала дәвалана. Сабыйларның күпчелеге ДЦПның катлаулы формалары белән авыручылар. Гадәттә монда аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар килә», — диде ул.
Фонд эшчәнлегендә волонтерлар ярдәм итә. «Алар өчен Диния нәзарәте каршында волонтерлар корпусы эшли. Корпуста авыру балаларга ярдәм күрсәтү нияте белән
(«Татар-информ»)
Ахыргы хәбәрләр
- Казанда легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак
- “Яңа Гасыр” телеканалы барлык татарстанлыларны да Халыкара туган тел көне белән тәбрик итә.
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина