Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2016

Зубов кулланучылар кооперациясе системасына ярдәме өчен Миңнехановка рәхмәт белдерде

Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе җәмгыятьләренең үзәк берлеге (Центросоюз) рәисе Дмитрий Зубов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка төбәктә кулланучылар кооперациясе системасына ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе җәмгыятьләренең үзәк берлеге системасындагы төбәк берлекләре арасында 2016 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча Бөтенроссия ярышларында төрле номинациядә беренче урын алган. Бу уңайдан Дмитрий Зубов шулай ук Рөстәм Миңнехановны җиңү белән котлады. 

Аерым алганда, Татпотребсоюз “Гомуми эшчәнлек үсеше өчен”, “Җәмәгать туклануы үсеше өчен”, “Сәнәгать җитештерүе үсеше өчен”, “Материаллар әзерләү (заготовка) эшчәнлеге өчен” номинацияләрендә җиңүгә ирешкән. Моннан тыш, республикадагы әлеге оешмага Идел буе федераль округындагы шундый төбәк оешмалары арасында гомуми эшчәнлек үсеше буенча беренче урын алган.

“Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясенә ярдәм өчен Сезгә ихлас рәхмәт белдерәм”, - диелә, аерым алганда, Центросоюз башлыгыннан Татарстан Президенты исеменә җибәрелгән телеграммада.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20