Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.04.2017

Зур экраннарда “Быть оракулом” фильмы күрсәтелде

Казанда зур экраннарда беренче тапкыр София Гобәйдуллинага багышланган «Быть оракулом» документаль фильмы күрсәтелде. Фильмның авторлары «Яңа Гасыр» телеканалының музыкаль һәм әдәби тапшырулар редакциясе җитәкчесе Зөлфия Әсәдуллина һәм оператор Данил Филатов. Фильмны зурлап күрсәтүне София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге оештырган. Документаль фильмны беренче тапкыр «Яңа Гасыр» телеканалында 8 нче март бәйрәмендә күрсәттеләр.

«Быть оракулом» фильмы — музыкантның тормышы, сәнгать юлы һәм үз-үзендә сакланган сәнгать чаткылары чагылышы. Зөлфия Әсәдуллина фикеренчә, бары шундый формат алдынгы композиторның шәхесен ачарга ярдәм итә ала. Авторның уйланмасы уңышлы килеп чыккан: фильмны караганнар бәхәс вакытында «фильм бик уңышлы, чөнки безгә София Гобәйдуллинаны ачып бирә алган» дигән фикерләр әйтәләр.

Документаль фильмның төп идеясе София Гобәйдуллинаның тормыш мәгънәсен күрсәтүгә барып тоташа. София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге җитәкчесе Рәмзия Усеинова фикеренчә, «Быть оракулом» фильмы киң тамашачы арасында уңыш казаначак, чөнки ул киң аудитория өчен төшерелгән.

«Сүз дә юк, аның иҗаты бик үзенчәлекле, ул аерым тәрбия дәрәҗәсе таләп итә. Ул иҗат иткән көйне тыңларга һәм озак кына уйланырга кирәк. Шул ук вакытта, композитор бар кешегә дә аңлашылган темаларны күтәрә: ярату һәм нәфрәт, яхшылык һәм яманлык, яктылык һәм караңгылык һәркемгә таныш кыйммәтләр. Бу фильм һичшиксез тамашачыда яклау табар дип уйлыйм. Ул үзенең иҗаты белән дөньяны тагын да чистарак һәм яктырак итәргә тели. Үзенең интервьюларында София Гобәһдуллина һәрвакыт „мин табиб түгел, ә авырту“ дип җавап кайтара. Үзенең иҗатында ул бары тик сорау куя, ә аңа нинди җавап табу һәр тыңлаучының үз шәхси эше.»

Танылган музыкаль тәнкыйтьче Ләйлә Монасыйпова Гобәйдуллина иҗаты күңел ачу жанрыннан ерак булуын таный һәм фильмның үз тамашачысын табачагына ышана. «Фильм бәлки массачыл булмас, ләкин классик көй дә андый түгел. Документаль фильмда һәр акыллы кеше үз тормышында җавап эзли торган мөһим сораулар күтәрелә, шуның өчен тормышта үз юлын эзләгән тамашачыга бу фильм аеруча кызык булыр дип уйлыйм. Аның әсәрләрен башкарган күпләр София ханымны композитор-изгелек дип атый. Шуңа да изге иҗат шәхесе буларак ул кешене дөрес юлга алып бара. Сүз дә юк, Гобәйдуллинаның иҗаты күңел ачу жанрыннан нык аерыла, чөнки беренчеләре хис-эмоцияләргә тәэсир итә, ә Гобәйдуллина әсәрләре акыл һәм йөрәкне эшкә җигә. Мин документаль фильмны шуның өчен күпләргә кирәк дип саныйм,» — дип үз фикере белән уртаклашты Ләйлә Монасыйпова.

София Гобәйдуллина хакындагы фильмны беренчел киң экраннарда күрсәтү узса да, аны «Яңа Гасыр"ның YouTube каналында карарга мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин