Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.04.2017

Зур концерт алдыннан "Манзара"га Татарстанның халык артистлары кунакка килә

Чәршәмбе, 5 нче апрель, «Манзара» тапшыруына 19 нчы апрельдә Филармония концертлар залында узачак «Болгар радиосы» концерты уңаеннан Татарстанның халык артистлары кунакка килә: танылган баянчы Кирам Сатиев һәм кабатланмас моң иясе Искәндәр Биктаһиров иртә баштан тамашачыларны тиздән узачак зур җыр-моң тамашасына чакыралар.

Матур җырлар ишетергә теләгән һәм чын-чынлап ял итеп кайтырга уйлаганнар өчен «Болгар радиосы» концерты менә дигән мөмкинлек. Татар эстрадасының иң популяр артистлары катнашындагы концерт-шоу «Яңа Гасыр» каналы тамашачыларының һәр ялларда кәефен күтәрә. Яхшы кәеф, яңа җырлар һәм алдагы җиңүләргә яңа көч өстәү — болар барысы да «Болгар радосы» концертында!

«Манзара» тапшыруын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 6:00 һәм 2:00 сәгатьләрдә, ә «ТНВ-Планета» телеканалында 6:00, 16:10 һәм 1:00 сәгатьләрдә карый аласыз. Һәр иртәне «Манзара» белән каршы алыгыз!



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин