Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.09.2017

Зур ялганның гаилә бәхетенә ничек зыян салуын “Отмена всех ограничений” сериалы күрсәтә

Яңа атнадан “Яңа Гасыр” каналы “Отмена всех ограничений” телесериалын тәкъдим итә. Ир белән хатынның бер-берсеннән яшергән серләре гаиләне таркалу хәленә алып килә. Зур ялган тарихының нинди борылыш алуын “Яңа Гасыр” каналында карарга онытмагыз.

Очыш вакытында командир Александр Мороз катлаулы хәлдә кала. Аның самолеты, турбулентлык тирәлегенә керү сәбәпле, идарә ителүдән туктый. Очкыч экипажы катлаулы хәлдән чыгуга ирешә һәм лайнерны җиргә төшерә, ләкин салондагы авыру пассажирның көчле курку вакытында йөрәге тибүдән туктый.

Әлеге хәлдән соң Александрны эшеннән куалар, ләкин ул бу хакта үз гаиләсенә берни дә әйтмәскә карар кыла. Александр очкычларга хезмәт күрсәтә торган компаниягә слесарь булып эшкә урнаша. Бу вакытта аның тормыш иптәше билгеле модель агентлыгында җитәкче вазыйфасына билгеләнә, ләкин ул шулай ук өендә бу хакта берни дә әйтмәскә була. Икесе тарафыннан яшерелгән дөреслек алар гаиләсенә зур борчулар алып килә башлый.

Кыен хәлдән гаилә нинди юллар аша чыга алыр? Сорауга җавапны һәр эш көнендә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы аша “Отмена всех ограничений” телесериалын карап белергә була. Сериалны “Яңа Гасыр” каналында 12:00 һәм 23:30 сәгатьләрдә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20