Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.02.2015

Зөядә “Яңарыш” фондының 5 еллыгы хөрмәтенә тарих музее экспозициясе ачылды

Зөядә “Яңарыш” фондының 5 еллыгы хөрмәтенә тарих музее экспозициясе ачылды Зөя утрау-шәһәрлегендә Зөя тарих музее экспозициясенең икенче өлешен ачу тантанасы булды. Чара “Яңарыш” фондының 5 еллыгына багышланган.

Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, Зөя утрау-шәһәрлеге дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее директоры Артем Силкин һ.б. катнашты.
Экспозициянең икенче өлеше Зөянең XX гасыр һәм XXI гасыр башы тарихына, шулай ук утрауның төрмә учреждениеләре тарихына багышланган. 
Минтимер Шәймиев Зөя музее тарихи материллар белән тулылануын дәвам итә, дип белдерде. “Биредәге экспонатлардан аерылып булмый. Тарих һәм мираска бик якын киләсең. Музей карамагында материаллар эзләү белән шөгыльләнүче фәнни төркемнәр эшләде, хәзер алар заманча технологияләр кулланылып тәкъдим ителә”, - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, хәзер Зөя тарих музеенда безнең тарихның мөһим этапларын һәм хәзерге көнен күрсәтүче экспонатлар һәм документлар булуы зур кыйммәткә ия. 
ТР Президентының “Яңарыш” фондын гамәлгә кую турындагы Указы имзалаганнан бирле биш ел узды. Бу вакыт эчендә Болгарны һәм Зөяне торгызу өчен бик зур эш башкарылды”, - диде Минтимер Шәймиев.
Татьяна Ларионова сөйләвенчә, Зөядә православие һәйкәлләрен торгызу эшләре дәвам итә.
“Биредә эшләрне дәвам итәбез. Зөягә килгән туристлар утрауның энегетикасын тойсын, табигате һәм мәдәнияте аларны рухландырсын, шатландырсын һәм көч бирсен өчен тырышачакбыз”, - диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20