Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2017

Зөядәге иконалар татар халкын христиан диненә күчерүне күздә тотып эшләнгән - тарихчы

Зөя утрау-шәһәрлегендәге иконографик программалар мөселманнарны христиан диненә күчерү максаты белән дә эшләнгән. Бу хакта  Казан дәүләт мәдәният институтының фән буенча проректоры, тарих фәннәре кандидаты, профессор, ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе Рафаэль Вәлиев “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында белдерде.

Зөя утрау-шәһәрлеге ЮНЕСКОның халыкара мирасы исемлегенә кертелергә мөмкин. Тарихчы әйтүенчә, Зөя утрау-шәһәрлегенең бу исемлеккә керү ихтималы зур, чөнки ул үзенчәлекле объект булып тора. 

"Белгечләр Зөяне карагач, халыкара әһәмияткә ия дип әйттеләр. Бу зур нәтиҗә, шулай булмаса, аны комитетта, гомумән, карамыйлар. Билгеле, анда консервация, реставрация проблемалары бар", - дип сөйләде Рафаэль Вәлиев.

"Успение чиркәвендәге фрескалардагы күренешләр мөселманга да, христианга да ярый торган. Әйтик, анда байлыкка омтылган, аракы эчү белән бәйле күренешләр юк. Нигә дигәндә, менә шушы иконографик программаны төзегәндә, монда күбрәк безнең татар халкын, фин-угор халыкларын христиан диненә күчерү максатыннан эшләгәннәр. XVI гасырда шушы иконографик программаны православие образларын гына түгел, Европадагы католик илләрнең образларын да белгән рәссамнар эшләгән. Шуңа күрә Успение чиркәве ул христиан иконографикасы гына түгел. Мин аны үземчә “Мәдәниара багланышлар үзәге” дип әйтәм, бер мәдәниятне генә түгел, ә бөтен мәдәниятләрне да хөрмәт итү урыны", -диде Рафаэль Вәлиев.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха