Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Видеохәбәрләр
22.08.2016

Миңнеханов Дворкович, Морозов, Овечкин һәм Фетисов белән хоккей уйнады

Кичә кич Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең башка сәясәтчеләре һәм танылган спортчылары белән "Чын күңелдән" дип аталган традицион хоккей матчында катнашты. Ул Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә үтте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте Мәскәүдәге "ТНВ" телерадиокомпаниясе филиалына сылтама белән. Миңнеханов Дворкович, Морозов, Овечкин һәм Фетисов белән хоккей уйнады - видео



Бозга «Ковальчук-team» һәм «Козлов-team» командалары чыкты. Соңгы команда составында 99нчы номер астында Рөстәм Миңнеханов иде. Татарстан Президенты партнерлары - Вячеслав Фетисов, Вячеслав Козлов, Андрей Квартальнов һәм башкалар булды. Көндәшләр командасында Александр Овечкин, Александр Медведев, Илья Ковальчук, Алексей Морозов, Аркадий Дворкович һәм башкалар уйнады.

Матчка рәсми стартны РФ Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович бирде.



Уен 12:11 хисабы белән «Козлов-team» командасы файдасына тәмамланды.

Уеннан кергән бар акча Коломна балалар интернат-йортына тапшырылачак.

(Алсу Исмәгыйлева әзерләде)

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20