Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама

ТАТАРСТАННЫҢ БЕРЕНЧЕ ИЯРЧЕН ТЕЛЕКАНАЛЫ

«Татарстан — Яңа Гасыр» телевидениесе ике дәүләт телендә дә - татар һәм рус телләрендә сөйли. Тапшырулар тәүлегенә 22 сәгать бара. «Татарстан — Яңа Гасыр» каналы тамашачыларына телепрограммаларның киң диапазонын тәкъдим итә: хәбәрләр, иҗтимагый-сәяси тапшырулар, телесериаллар, ток-шоулар, спорт матчларының турыдан-туры трансляцияләре — һәркем үз программасын таба ала.

Каналның эфирында — татар теленә тәрҗемә ителгән сериаллар, мультфильмнар, үзебездә һәм чит илдә төшерелгән киноның иң яхшы үрнәкләре. Телеканал һәрдаим үзе төшереп әзерли торган проектлар саны 40тан артып китә.

Беренчел мәгълүматлар буенча «Татарстан — Яңа Гасыр» телевидениесенең потенциаль аудиториясе — 14 миллион тамашачыдан артык.

Мәскәү белән Екатеринбургта «Татарстан — Яңа Гасыр» телевидениесенең хәбәрчеләр пунктлары ачылган һәм уңышлы эшләп килә. Хәбәрчеләр пунктларында эшләүче журналистлар татарстанлыларны һәм телеканалны караучы барлык тамашачыларны да иҗтимагый-сәяси өлкәдә, икътисад, сәнәгать, медицина, мәгариф, мәдәният, сәнгать, спортта зур уңышларга ирешкән милләттәшләребез белән таныштыра.

«Татарстан — Яңа Гасыр» телевидениесе тамашачыларына бөтендөнья кинематографының иң югары үрнәкләрен күрсәтә. Илнең әйдәп баручы дистрибьютерларыннан сатып алынган нәфис һәм документаль фильмнар, сериаллар аеруча зур уңыш белән бара.

«Татарстан — Яңа Гасыр» каналы тапшырулар тәртибен сез сайтыбызның «Телепрограмма» бүлегендә таба аласыз. Сез шулай ук җомга саен җибәрелә торган һәм иң кызыклы тапшыруларның анонслары кертелгән тапшырулар тәртибенең рассылкасына да языла аласыз.

Программа Мин