Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

Иртәнге тапшырулар иҗат берләшмәсе

Иртә һәм төн элек-электән тәүлекнең иң үзенчәлекле, аерым бер мәгънәгә ия вакыты итеп саналган. Иртә - таң вакыты, яңа көн башланган чор. Төн - сер пәрдәсе, караңгылык патшалыгы... Иртәнге һәм төнге тапшырулар иҗат берләшмәсе ул хакта беркайчан да онытмый. Дүшәмбедән алып җомгага кадәр безнең канал тамашачылары эш көннәрен иртәнге мәгълүмати күңел ачу "Манзара" тапшыруы белән башлый. Ике сәгать дәвамында Татарстанның беренче иярчен каналының турыдан-туры эфирында - танылган шәхесләр белән мавыктыргыч әңгәмәләр, йорт хуҗалыгы буенча файдалы киңәшләр, татар эстрадасы йолдызларының өр-яңа клиплары, яраткан ризыкларны әзерләүнең үзенчәлекле рецептлары һәм шәп кәеф диңгезе. Яңа көннең ишекләрен ачучы алып баручылар - Миләүшә Сибгатуллина һәм Илдар Кыямов, Илнар Хөснуллин һәм Ландыш Хөсәенова, Алмаз Гараев.



Илдар Кыямов Миләүшә Сибгатуллина  Илнар Хөснуллин
Ландыш Хөсәенова

 

"Народный будильник"- Ассоль Мөхәммәтҗанова һәм Эльдар Рахимов һәм Руслан Мәҗитов күтәренке кәеф бүләк иткән тапшыру. 



Ассоль Мөхәммәтҗанова
Эльдар Рахимов


Руслан Мәҗитов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Вечерняя игра" тапшыруының алып баручылары Петр Нижинский һәм Лия Сергеева күренекле, популяр кешеләр белән кызыклы  уен вакытында ачык темаларга  сөйләшүләр алып бара. 

Лия Сергеева  һәм Петр Нижинский "Вечерняя игра" тапшыруында...


 

"Татарстан – Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең шимбә һәм якшәмбе иртәсен интерактив "Sиңа Mиннән Sәлам" тапшыруы тулыландыра. Бу тамашачыларга турыдан-туры эфирга шалтыратып якын һәм яраткан кешеләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итәргә менә дигән мөмкинлек бирә.


Леонард Дәүләтшин
Иртәнге тапшырулар
иҗат берләшмәсенең директоры

Иртәнге тапшырулар иҗат берләшмәсенең телефоны: (843) 570-50-32