Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр

Спорт тапшыруларының баш редакциясе

"Татарстан – Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясен Татарстанның төп спорт телеканалы дип атарга була. Әһәмиятьле булган спорт уеннарының турыдан-туры трансляциясен нәкъ менә безнең канал күрсәтә. "Ак Барс", "УНИКС", "Рубин" һәм башка Казан командаларының җанатарлары өйдә узган матчларны стадионга барып карый алмаса, "Татарстан – Яңа Гасыр" телеканалыннан карый ала.


Спорт тапшыруларының баш редакциясе 2009нчы елда оеша. Аның максаты: "Татарстан – Яңа Гасыр" телеканалында спорт тапшыруларын киләчәктә тагын да камилрәк итү.


2013 нче елда Татарстан башкаласында Бөтендөнья студент уеннары узачак. Әлеге халыкара масштабка ия чараны "Татарстан – Яңа Гасыр" телеканалы күрсәтәчәк. Редакциянең якын киләчәккә планы – ул спорт турында яңа йомгаклау тапшыруын әзерләп, күрсәтә башлау.


Редакциянең җитәкчесе: Алмаз Гафиятов

Режиссерлар: Илдус Кәримов, Ленар Әкбәров.

Телефоны: (843) 570-50-15

SportTNV на YouTube: тапшыруның чыгарылышлары  "Новости спорта на ТНВ"  һәм танылган шәхесләр  белән интервью  www.youtube.com.