Альберт Шакиров
Вазыйфагыз: «Без тарихта эзлебез» тапшыруының алып баручысы
Вазыйфагыз: Туган көнегез: 1989 1 апрель
Балачакта кем булырга теләгән идегез: Тәрҗемәче, (инглиз теленнэн). Президент
Белемегез: КФУ философия факультеты. Политолог Телевидениегә ничек эләктегез:Хәерле иртәгә энгәмәгә чакырдылар һәм шунда Рамилә апа тотып алды.
Иң яратканыгыз:Тынычлык
Нәрсә ачуыгызны чыгара: Юк сэбэптэн ыгы-зыгы
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: Үз эше өчен акча алып эшләгән һәр кеше профессионал
Хыялыгыз: Алар куп ләкин һәммәсе ирешерлек
Тормыш максаты: Файдалы, башка буыннарга калырлык эш башкару
Тормышта иң зур уңышыгыз: Гаилә кору
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: Якыннар чирләгән вакыт
Мавыгуларыгыз: Аучылык, балыкка йөру, язу-сызу, фильмнар карау, ретро техника
Тормыш мәгънәсе: Үз юлынны сокланырлык итеп үтү
Гаилә хәле: Өйләнгән
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез:Проблеманы чишеп булса борчылып торасы юк, чишәрлек булмаса борчылудан мәгънә юк
«Татарстан — Яңа Гасыр» тамашачыларына теләкләрегез…Килде китте канал карап нервыгызны бозмагыз. Бөтен жирдә кеше сугыштыралар, аю биетәләр, сенсация ясыйлар…ә бездә мәдәният, татарстан хәбәрләре, аулак өйләр, жомга кичләре, жыры-биюе, шоулары, тарихлары. «Яна Гасыр» каналы — без кеше куркытып рейтинг жыймыйбыз.
|