Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама

Айгөл Бәдретдинова


Вазыйфагыз:
«Татарстан хәбәрләре» тапшыруының алып баручысы

Туган көнегез: 4 октябрь, 1988ел, Казан.

Балачакта кем булырга теләгән идегез: Әни булырга кечкенәдән үк хыялланам. Миңа калса, әни булу кыз-бала өчен иң мөһиме.

Белемегез: Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты.

Телевидениегә ничек эләктегез: практика үтеп йөрдем.

Иң яратканыгыз: кояш батуын карарга яратам.

Нәрсә ачуыгызны чыгара: кешеләр арасында аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы.

Сезнеңчә, професссиональлек нәрсә ул: критиканы дөрес итеп кабул итә белү.

Хыялыгыз: барлык файдалы китапларны укып чыгу.

Тормыш максаты: хәзерге вакытта, эшемне дөрес һәм яхшы дәрәҗәдә башкару.

Тормышта иң зур уңышыгыз: «ТНВ» каналына килеп эләгүем.

Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: Аллага шөкер, әлегә андый хәлнең булганы юк.

Мавыгуларыгыз: бию, татар театры һәм кино карау.

Тормыш мәгънәсе: кирәкле булу.

Гаилә хәле: кияүдә түгел.

Тормышның барлык очракларына да киңәшләрегез: Әни-әтиегезне яратыгыз.

«Татарстан-Яңа Гасыр» тамашачыларына теләкләрем… Бәхет, сәламәтлек, шатлык. Безнең каналны карагыз!

Аквапарк Ривьера Программа Мин