Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр


Назад к списку

Тимур Бикмурзин

Вазыйфагыз: "7 дней " тапшыруының  алып баручысы

 

Туган көнегез: 1974 елның 13нче августы, Казан.

Балачакта кем булырга теләгән идегез: космонавт.

Белемегез: югары.

Телевидениегә ничек эләктегез: гаилә династиясен дәвам иттем.

Иң яратканыгыз: эшләргә яратам. (Шаяртам! Ләкин һәр шаяртуда бераз гына дөреслек тә була...)

Нәрсә ачуыгызны чыгара: тупаслык, тәкәбберлек.

Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: бурыч һәм максатларыңны төгәл ачыклау һәм аларга ирешә белү.

Хыялыгыз: Президент булу... үз компаниямдә.

Тормыш максаты: заяга узган еллар өчен үкенмәслек итеп яшәргә.

Тормышта иң зур уңышыгыз: бар да алда, дип өметләнәм.

Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: андый әйберне хәтерләмим.

Мавыгуларыгыз: футбол.

Тормыш мәгънәсе: тормыш үзе.

Гаилә хәле: өйләнмәгән.

Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: яхшыга өмет итәргә һәм начарга әзер торырга.

"Татарстан – Яңа Гасыр"тамашачыларына теләкләрем… мөмкинлекләрегез ихтыяҗларыгызны яхшы яктан шаккатырсын.